Малларга сусыл азык (Бураевский район)

Бүген районның бар хуҗалыкларында да кызу вакыт. Механизаторлар иртәдән кичкә кадәр басу кырларда көч сала. Алар үз иңнәренә йөкләгән бурычны намуслы башкарып  мал азыгы хәзерли. « КОЛОС” җаваплылыгы чикләгән җәмгыяте  идарәсе идарәсе басудагыларның хезмәтен яхшы оештырган. Механизаторлар иртәнге сигездән соңламый эшкә башлый. Төшкелеккә һәм кичкелеккә елдагыча бухгалтерия хезмәткәрләре кайнар ашын өлгертә. Эшчеләргә уңайлы хезмәт шартлары булдырылгач техникалар көнозыны туктамый, аларның беришесе күпҗеллык үләннәр чаба, икенчеләре пакуслардан җыйнап , ваклап машиналарга төйи ,водитель, механизаторлар яшел массаны фермага , махсус чокырга ташый.    

МТЗ- 82 тракторында Айдар Карамов сенаҗга салынасы кәҗә үләнен башта чабып пакусларга салды. Әлеге яшел, сусыл азыкны сенаҗга салу технологиясенә ярашлы дымлылыгы 60- 70 процент чамасында булганда Илүс Сәрвәртдинов үзйөрешле комбайнда ваклап машина әрҗәләренә төяде. Күрше авыллардан килгән механизатор Николай Янсубаев белән Борайдан  водитель Фәдис Гыйләҗев мондый йөкләрне дистә елдан артык ташый. Үзбушаткыч ЗИЛ машинасын йөрткән Финат Хәмидуллинның биредәге хезмәт юлы күптән түгел башланды. Ел әйләнәсенә корыч ат йөгәнләгән Данил Әхраров хакында мактау сүзләре әйтү урынлы. Аның трактор кабинасыннан төшкәне дә юк диярлек.

Хуҗалыкның Әҗәк товарлыклы сөтчелек фермасында кышлаячак һәр шартлы баш малга кимендә 30 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычын механизаторлар, водительләр уңышлы башкаруда көчен кызганмый.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей