Малларда нодуляр дерматит

Русия Федерациясендә эпизоотик хәл киеренке кала. Ил территориясендә ел башыннан йогышлы узел дерматитының (нодуляр дерматит) 44 учагы теркәлгән, бу 2020 елның шул чоры белән чагыштырганда 6 тапкыр күбрәк. 
Мөгезле эре терлекнең нодуляр дерматиты ул (тире төерләре, тире-төен тимгелләре, төенле экзантема) – эре мөгезле терлекнең бизгәк тоту, органнарының һәм тире асты мускулларының шешенүе, тиредә төеннәр барлыкка килүе, күзләренең, сулыш алу һәм аш кайнату трактларының лайлалы тышчасы зарарлануы белән озатылган инфекцияле авыру. Бу авыру нигездә икътисади зыян китерә, чөнки инфекция сыерларның сөт төшемен киметә, үгезләрнең вакытлыча яки даими стерильлегенә китерә. Муен, күкрәк, корсак, арт саннары, аяклар, баш, җилен тиреләрендә 0,5-7 сантиметр диаметрлы һәм 0,5 сантиметрга күтәрелеп торган тыгыз түгәрәк яки озынчарак төерләр барлыкка килә. Ул төерләрнең саны уннан алып берничә йөзгәчә булырга мөмкин. Аларны тотып була, бигрәк тә кыска йонлы яки йонсыз  малларда, шулай ук аз йонлы урыннарда сизелә. 
Авыруны кисәтү өчен хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук эре мөгезле терлекләр хуҗалары хуҗалыкка, фермага, тоташ торак пунктына ветеринар документлары булмаган һәм төенле дерматит авыруы буенча имин булмаган хуҗалыктан эре мөгезле терлек, ризык һәм инвентарь керетмәскә, барлык яңа сатып алынган малларны 30 көн дәвамында карантинда тотарга һәм аларның документларын дәүләт ветеринар хезмәтенә тапшырырга, мал абзарларын, ашату-эчерү урыннарын тиешле ветеринар-санитар торышта тотарга, мал абзарларына дезинфекция, дезинсекция һәм дератизацияне елга бер тапкырдан да кимрәк уздырмаска бурычлы, шулай ук яңа сатып алган, саткан, туган малларга бирка кую һәм исәпкә алу өчен дәүләт ветеринар хезмәтенә хәбәр итәргә тиешләр. 
Мал үлеме булганда яки нинди дә булса авыруга шик туганда кичекмәстән районның ветеринар станциясенә 8 (34756) 2-23-67 телефон номерына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. 
Ильмира Нигъмәтуллина, эпизоотик отряд начальнигы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей