Маллар яшел болында (Бураевский район)

Агыйдел елгасы яры буендагы болында бер көтү мал җай гына үлән уртлый.Биредә терлекчелек белән шөгыльләнүче Ялдәк авылы крестьян- фермер хуҗалыкларының көтүлек җирләре. 

Монда сарыклар, атлар, мөгезле эре терлекләр- болынга таралып иркенләп йөреп үзләре теләгән вакытта Агыйдел елгасына төшеп су эчә.  Аларны көтүче яшь егетләр бу эштән авырсынмый, Вилдан Шакиров белән югары сыйныф укучысы Динар Вәлиев ( рәсемдә) өчен ул ят түгел. Без авылда, маллар арасында үскән кешеләр бит, диләр алар.

“Әхләф һәм Рамил Зариповлар “ ның шәхси хуҗалыкларында көч салучы терлекчеләр бу җәйдә корбанга чалу өчен 700 баш сарык һәм тәкә үстерде. Башкалага алып барылучы маллар аерым ашатылып симертелде. Аңа бүген мал көткән егетләр дә үз өлешен кертте.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей