Маллар тук кышлады (Бураевский район)

 Рафаэль Арсланов җитәкләгән Ваныш авылындагы товарлыклы-сөтчелек фермасында асралган маллардан үткән кышта мул продукциясе җитештерелеп, сәламәт яшь үрчем алынды. Ферма эшчәннәренең уртак уңышларында терлекчеләр, хезмәт ветераны  Марат Сәгыйтов белән Азат Бәләгытдиновның да лаеклы өлеше бар.

Алар җәй айларында савым сыерларын көтә.  Маллар көзен кышлатуга кайтарылгач,  буаз башмаклар карый.

Савым сыерлары көтүен тулыландырасы башмаклар кышның икенче яртысында бозаулый башлаган иде инде. Моны яшь маллар абзарындагы бүлмәләрнең тулы булуы дәлилли.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей