Маллар сәламәтлеге сагында (Бураевский район)

Район ветеринария станциясендә көч салучы хезмәткәрләр иңенә зур җаваплылык йөкләнгән. Алар бар төр маллар, кош-кортлар һәм шәхси хуҗалыкларда асралучы йорт җәнлекләре сәламәтлеге сагында тора. Шуңа  мондый хезмәт ел әйләнәсенә мәшәкатьле. Әлеге көннәрдә, мәсәлән, мал дәвалаучылар анализга кан алып лабораториядә тикшертә, авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрә. Шулай ук идентификацияләү, ягьни малларның колакларына алар турындагы барлык мәгълүматлар тупланган билгеләрне куеп, тагып чыгуны да тәмамларга кирәк. Монысы да бар малларга, хәтта йорт җәнлекләренә дә эшләнә. Ветеринария табиблары Дамир Таһиров, Илдар Зәйнуллин, Илдус Әхмәдуллин,  Илнур Гыйльметдинов һәм башкалар   иртәдән кичкә кадәр фермада, маллар арасында.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей