Малчылык – отышлы. (Бураевский район)

10 декабрьдә район хакимиятендә хакимият башлыгы Рушан Гәрәев җитәкчелегендә эшкуар сәгате үтте. 
Соңгы вакытта эшкуарлар арасында малчылык тармагы белән кызыксыну артты. Бүген дә чираттагы тапкыр авыл хуҗалыгы проекты каралды. Эшкуар Бәйсәкә авылында сарыклар үрчетүне планлаштыра. Монда сарыклар асрау һәм аларны тоту өчен бина төзүгә шартлар бар. 
Сарыкчылык – малчы-лыкның перспективалы юнәлеше. Аның итенә сорау бервакытта да кимеми. 
Киңәшмәдә  катнашучылар проектны тормышка ашыру өчен артабан нишләргә кирәклеген тикшерделәр, шул исәптән объектны төзү өчен җир участогын сайлау мәсьәләсе каралды. Эшкуарга “Төньяк районара халык мәшгульлеге үзәге” аша эшсезләргә ярдәм итү конкурсы чикләрендә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Хакимиятнең структуралы бүлекчәләренә  проектны гамәлгә ашыру буенча ярдәм итәргә кушылды.

Миләүшә Әхмәтҗанова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей