Мал табибы – кирәкле һәм хөрмәтле кеше

Кешедән аермалы буларак, терлек белән үсемлекләрнең авыру җирләрен күрсәтү өчен куллары, аңлатып бирү өчен телләре юк. Шуңа күрә алар һәрдаим кеше кайгыртуына мохтаҗ. Шушы төшенчәнең мәгънәсен аңлаучылар гына тормышын мал табибы һөнәре белән бәйли аладыр, мөгаен.

Дүсмәттә яшәүче тәҗрибәле мал табибы Дамир Таһиров 30 елга якын ветеринария өлкәсендә хезмәт итә. Балачагыннан мал карауны яраткан егет,  урта белем алгач, Свердловск авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлап, Бакуда санинструктор булып армия сафларында хезмәт итә. Ике елдан соң янә Свердловск шәһәренә кайтып, Ревда совхозында мал табибы булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Эш урынында нинди генә уңайлыклар булмасын, Дамир туган ягын сагынуын баса алмый.  –Тәпи баскан хәтфә үләннәрне, әти-әниемне сагындым, шуңа күрә кире Дүсмәткә кайттым, – ди ул.  Авылдашлары белән уртак тел таба белүче, һәр сүзен үлчәп әйтә торган, чиста-пөхтә киенгән, төгәл егетне җитәкчеләр бик тиз күреп ала, аны Кузбай авылына мал табибы итеп тәгаенлиләр. 2003 елда район ветстанциясенә эшкә күчерелә. Мәгъдән исемендәге хуҗалыкта ветфельдшер булып эшли, 2018 елдан участок табибына үрләтелә.

Халык арасында: «Табиб кешеләрне, мал табибы кешелек дөньясын дәвалый», дигән әйтем йөри. Дамир да шушы гыйбарәгә тугры калып хезмәт куя. Мал-туар авыруларын диагностикалау, йогышлы авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрү, алынган продукциянең хәвефсезлеген тәэмин итү – болар барысы да аның җилкәсендә була. Кышмы, җәйме – елның теләсә кайсы фасылы булсын,  резин итекләр киеп, ат җигеп, ферма юлларын озак еллар таптый ул. Ләкин аның эше күмәк хуҗалык малларын карау белән генә чикләнми. Авылда шәхси хуҗалыктагы авырып киткән мал-туарга ярдәм күрсәтүен сорап килүче хуҗаларны да кире бормый. «Ә» дигәнче өстен алыштырып, тизрәк ярдәмгә ашыга.  Һөнәре бик авыр булса да, эшен яратып башкарган, эшнең асылын аңлаган, 30 еллык стажы булган тәҗрибә  белгечкә  эшнең авырлыгы сизелми дә.

– Дамир Таһиров – булдыклы, тәҗрибәле, тырыш белгеч. Үз эшен намус белән башкара. Авыл кешеләре һәм хуҗалык җитәкчеләре аның эшеннән бик канәгать, – дип сөйли аның турында хезмәттәшләре. Дамир Әнгам улының шундый булуын хезмәт юлы дәвамында алынган бер кочак Мактау грамоталары раслап тора.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей