МАЛ АЗЫГЫ МУЛЛЫГЫН ХӘСТӘРЛӘП

“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозында бүген мал азыгы хәзерләү кампаниясе ахырына якынлашып килә. Каразирек товарлыклы-сөтчелек фермасы янәшәсендә салам төргәкләре янында күз алдында силос өеме калка тора. Безнең эшче төркем килгән көнне биредә 210 тонна яхшы сыйфатлы кукуруз массасы кайтарып тыгызланылырга өлгергән иде инде. “Полесье” комбайнында массаны хуҗалыкның уңган механизаторы Әгъләм Әхмәтов урып төяп озата. Базлау урынына “Т-150” тракторында Ирек Гыймалетдинов, “МТЗ80” тракторларында Ирфат Гыймалетдинов белән Илдар Галимханов, “КамАЗ” автомашинасында Азат Әһәлетдинов бертуктаусыз ташып торган яшел массаны “Т-170” тракторына идарә иткән Рәфил Шәрәфетдинов белән “Кировец” тракторында Альфред Әһәлетдинов тыгызлап таптатып өя бара. – Һава торышы яхшы торганда азыкның сыйфаты да яхшы булачагын аңлап эш итәбез, – ди Рәфил Раил улы Шәрәфетдинов. – Сыйфатлы азык муллыгы – югары савым һәм яхшы көрлелек чыганагы, хуҗалык кассасына тере акча агымы. Үзебезнең тырышлыгыбыз белән иминлегебезне тәэмин итүебезне белеп торабыз һәм шуңа омтылабыз да. Басудан яңа олаулар кайтып тора. Үзбушаткычлардан китереп салынган яшел массаны яхшылап өеп, тыгызлый барулары, алда әйтелгәнчә, туклыклылык һәм товарлылык сыйфатын яхшыртуга булышлык итә. Победалыларның күмәк тырышлыгы быел да яхшы күрсәткечләр белән чагылыш табар, продукция җитештерүдә уңай тотрыклылык сакланыр, дип ныклы ышанабыз.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей