МАЛ АЗЫГЫ МУЛ БУЛЫР

“Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалы хезмәткәрләре, аяз көннең һәр минутын җитештерүчәнле файдаланып, алдагы кышлату чорына мул итеп мал азыгы запасы тупларга омтыла. Филиал җитәкчесе Алмаз Мәм  дух улы Йосыповның сүзләренә караганда, һәр механизатор үз алдына куелган бурычны үтә җаваплы башкарырга күнеккән. –Күреп торасыз: барысы да эш дип янып тора, – диде ул безнең белән филиалның “Знамя” бүлекчәсенә карган Яңа Коты авылы янәшәсендәге басуда аралашу вакытында. –Һәркайсы үзенә беркетелгән техниканы җитештерүчәнле эшләтеп, мөмкин кадәр күбрәк эш башкарырга омтыла. Һәрберсе мактауга лаек, берсенә дә сүз тидерерлек түгел. Аның сүзләрен бүлекчә управляющие Рушан Ревинер улы Усманов та куәтләде. Кызу эш мәлендә җитәкчеләр биредәге эшчәнлек үзәгендә кайныйлар, килеп туган һәр проблема урында ук хәл ителә бара. Үзләренә беркетелгән “Полесье”комбайннарында филиалның булдыклы, тәҗрибәле механизаторлары Айрат Латыйпов белән Радамил Хәбиров һәр көнне 25әр гектар мәйданнан тезмәләргә салынган яшел массаны туратып, базлау урынына төяп озаталар. Моңа кадәр алар Бәшир якларында бу эшне зур тырышлык белән башкарган булганнар. “КамАЗ” автомашиналарында Айдар Хәкимов, Илгиз Юнысов, Фәндүз Хәмидуллин, “Джон Дир” тракторларында Илфир Сәлахов, Радис Мәхмүтҗанов, “МТЗ” тракторларында Илдар Фәррахов, Ратмир Баймиев кебек уңган ир егетләр яшел массаны Яңа Котыдагы ферма янына базлауга ташып торалар. Базда һәр техниканы Илшат Дәүләтшин белән Азамат Шәяхмәтов каршылап, бортларын ачып ябып торалар. Үзбушаткычлар артыннан “К 700” тракторында эттереп таратып Радис Гатауллин белән “Джон Дир” тракторында Рәдиф Мәхмүтҗанов массаны тыгызлап баралар. Биредә үк без ферма мөдире Фларит Сафиуллинны да тап иттек. Ул әзерләнүче сусыл азыкның сыйфатын контрольдә тота, аңа тиешле күләмдә минераль өстәмәләр кертелүне тәэмин итә. Ул көнне прицеплы “КамАЗ” автомашиналарында Илгиз Юнысов 81 тонна, Айдар Хәкимов 72 тонна, Фәндүз Хәмидуллин 45 тонна, “Джон Дир” тракторында Илфир Сәлахов 80 тонна, Радис Мәхмүтҗанов 40 тонна, “МТЗ” тракторында Ратмир Баймиев 20, Илдар Фәррахов 22 тонна яшел маса ташыган. Бу көнне генә сенаж бзына 358 тонна сусыл азык китерелгән. Гомумән алганда, бу төр мал азыгы әлеге көнгә 7663,98 тонна базланган, 292,8 тонна яхшы сыйфатлы печән төргәкләргә урылып, япмалар астына кайтарып өелгән. Мал азыгы туплау артабан дәвам иттерелә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей