Мактаулы водитель. (Бураевский район)

Бадрак авылында туып-үскән Рәмил Садиков (рәсемдә) бәхет эзләп чит якларга чыгып китми. 2002 елны солдат хезмәтен үтәп, армиядән кайту белән Ленин исемендәге хуҗалыкта шофер булып эшли башлый. Альбина Ирек кызы белән өйләнешеп, авыл тормышы белән гөрләтеп яши башлауларына да 16 ел булган. Кызлары Луиза Бадрак мәктәбенең тугызынчы классында, ә уллары Инсаф дүрттә укый.
Рәмил  Рафаил улы хуҗалыкта мактаулы водитель исемен лаеклы күтәрә. Кирәк чакта тракторына утырып эшләргә дә, хуҗалыктагы башка эшләргә дә өлгерә. «Әти-әниемне калдырып, читкә чыгып китү турында уйлап караганым да булмады. Аларга ярдәм итеп яшәүне үз алдыма бурыч итеп куйдым. Туган җирдә яшәп, гаилә коруым, балалар үстерүемә шатмын», – диде  авыл уңганы.
Миләүшә Әхмәтҗанова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей