МАКСАТЧАННАР ЮЛЫН ТАБА

Айдар Шакиров — Уйбулат авылында туып үскән булдыклы ир-егет. Митрә-Әюп урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Башкортстан дәүләт аграр университетына укырга керә.
Инженер-механик белгечлегенә ия булган егет “Родина” колхозында (әлеге “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы) инженер-технолог булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Егетнең оештыру осталыгын күреп, “Маяк” колхозына рәис итеп тәгаенлиләр. Ә берничә елдан ул “Агропромсервис” оешмасында директор урынбасары булып эшли башлый. Тәҗрибәсе арткан саен Айдар Радмир улының күңеле яңалыкка, тагын да зуррак үрләргә талпына. Максатчаннар юлын таба бит ул: Айдар Шакиров 2005 елда шәхси эшкуарлык эшчәнлеген ача. Бүген ул авто-трактор запчастьларын ваклап сату буенча уңышлы эшли, район авыл хуҗалыгы кооперативларын, оешма-предприятиеләрне, дәваханә, мәктәпләрне тәэмин итә. Ул актив иганәчеләрнең берсе, бурыч-салымнарын үзвакытында түләп баруга ирешә.
Айдар Радмир улы гаилә тормышында да бәхетле. Тормыш иптәше Гөлнара Венер кызы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, уллары Айгиз һәм Илсур нефтьчеләр әзерләү университетында белем ала, Аделина — гимназиянең 5нче сыйныф укучысы. Шакировлар гаиләсе — күпләргә тәрбия үрнәге.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей