Магашлы Алмантай авылына каты өслекле юл төзү эшләрен подрядчылар кызу тота

Бүген Магашлы Алмантайда, „Авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү”  федераль максатчан программасына ярашлы,      юл төзелеше барган  урында Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты, подрядчы оешма вәкилләре катнашында киңәшмә узды.

 

Район җирлегендә каты өслекле юллар челтәре киңәя. Быел  көз  айларында Ташлы Елга—Магашлы Алмантай авыллары арасындагы юл  файдалануга тапшырылачак.  Подрядчының  билгеләнгән  вакытка эшне тәмамлаячагы шик тудырмый.  Эшчеләр бүген төзелешне  югары темпта алып бара.

Башкаланың эшкуар Владимир Зубов җитәкләгән „Башальянсстрой” җәмгыяте эшчеләре  биредә апрель аенда  күләмле төзелеш эшләре җәелдергән иде.   Проект „Авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү”  федераль максатчан программасына ярашлы тормышка ашырыла.  Аның бәясе 75 миллион сум.

Эш күләме зур. Юл 4,2 километр озынлыкта.  Подрядчылар полотноны яңадан тыгызлап күтәрә.  Элек файдалануда булган юл өстеннән генә салынмый асфальт.  Кырт борылыш ясаган урыннарда  юл контурын үзгәртергә дә туры килә. Бихисап урыннарда су  үткәрү корылмалары да урнаштырырга кирәк.

—Юл төзү бик мәшәкатьле һәм җаваплы эш.  Төзелеш барышында башкарылган һәр эш таләпләргә туры килергә тиеш.  Эшнең сыйфатын Башкортстан Республикасы Юл хүҗалыгы идарәлеге лабораториясе белгечләре күзәтүдә тота.  Мәсәлән, грунт тыгызлап күтәрелгәннән соң белгечләр килеп приборлар ярдәмендә эшнең сыйфатын тикшерә. Яхшы икән,  булачак юл өслегенә комташ катнашмасы түшәргә рөхсәт ителә. Анысын да тыгызлыйлар. Аннары янә лаборатория тикшерүе. Арытабан  полотно өслегенә   кечерәк фракцияле вак таш түшәлә. Янә тыгызлау һәм эшне лаборатория кабул итә.  Шуннан юл нигезендә эрерәк фракцияле вак таш катламы урын ала. Анысы да тыгызланып тикшерү үткәч кенә асфальт түшәлә,—ди район Хакимиятие башлыгының икътисад, төзелеш эшләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин,  подрядчы оешма эшчеләренең никадәр җаваплы эш башкарганлыгын билгеләп.

Инде юлның бер участогында полотно өслегенә кечерәк фракцияле вак таш түшәүгә тотынганнар. 

—Эш планга ярашлы бара. Лаборатория тикшерүен уңышлы үтсәк, юлның бу өлешендә 5-6 июль көннәрендә асфальт түши башлаячакбыз,—ди  Башальянсстрой” җәмгыяте директоры Владимир  Зубов,  юлны билгеләнгән вакытка файдалануга тапшырачакларына ышандырып.

Ә юлның икенче бер участогында әле полотноны күтәрү эшләре бара. Экскаватор, тыгызлагыч техника эшли.

Төзелеш барышын  Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты  күзәтүдә тота.  Эш барган урында даими рәвештә киңәшмәләр үткәрелеп тора.  Бүген Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе урынбасары Альберт Сөләйманов, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, авыл хуҗалыгы  бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов, архитектура булеге начальнигы Илдар Җиһангиров  төзелеш  барышы белән таныштылар.

Контракт буенча объектны 15 ноябрьга файдалануга тапшыру планлаштырылган. Эшчеләр эшне иртәрәк төгәлләргә исәпли. Чөнки асфальт яңа технология буенча түшәләчәк.   Сыйфат югары булсын өчен, подрядчылар асфальтны 15 градустан югары һава температурасында  түшәргә тырышачак. . 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей