Луч” җәмгыяте кырларын “Айгизәр” иңли

"Луч" җәмгыятендә   уҗым культуралары һәм күпьеллык үләннәр  чәчүлекләрен  минераль ашламалар  белән  тукландыруга керештеләр.

“Луч” җәмгыяте кырларына  моннан ике атна чамасы элек  беренче  агргеатлар эшкә чыкты. Башта  күпьеллык үләннәр  чәчүлекләрен тырматтылар. Мең гектарда каралган бу эшне механизаторлар озакка сузмады. Аннары тырма агрегатлары  дым каплату эшләренә күмелде.  Тракторчы Финат Зайдуганов, Газнәви Шәйхуллин, Феликс Демьяновлар туфрак өлгергән участокларны сайлап, өч йөз гектарда эш башкарды.  

—Чәчүлекләргә минераль ашламалар кертү өчен уңайлы чакны да тотып калырга тырышабыз.  Нәтиҗә булсын өчен  бу эшне   җирнең  дымлы  мәлендә башкарып  калу яхшы.  Ә  басулардагы туфрак әле тракторга агрегатланган чәчкеч  эшләрлек дәрәҗәгә җитеп өлгермәгән.  Мондый чакта махсус техника ярдәмгә килә.  Бу эштә инде берничә ел рәттән  авыл хуҗалыгы хезмәтләндерүче предприятиеләр ярдәменнән файдаланабыз. "АгроСила"  җәмгыяте ышанычлы партнерларыбыз,— ди “Луч” җәмгыяте директоры  Марат Габидуллин, эшнең агротехник вакытта башкарылып калуына сөенеч белдереп.  

Бүген хуҗалык басуларын “Рубин” төрендәге, коела  торган материаллар сибә торган агрегат иңли. Оператор Расих Даутов хезмәтләндерә аны.  Халык телендә “Айгизәр” дип йөртәләр бу агргеатны. Җәмгыять быел башка елларга караганда минераль ашламаларны күбрәк туплау хәстәрен күрде.  Нәтиҗәдә, бүген арыш чәчүлекләренең һәр гектарына  аммиаклы селитраны  100 килограмм исәбеннән кертәләр. Ә күпьеллык үләннәр  чәчүлекләренең һәр гектары 50 килограмм күләмендә минераль сый ала.

 

—Эшне Ташлы Елга звеносы басуларыннан башлап җибәрдек.  Арыш чәчүлекләрендә эшне төгәлләгәч, күпьеллык үләннәр басуларын “сугарабыз”. Бер сменада 400 гектарда эш башкарды игенчеләр.  15 апрель иртәсендә Тутагач звеносы басуларына күчтек. Монда да игенчеләр алдында шул ук бурычлар тора,  — ди Марат Габидуллин звено әгъзаларының эшне тиз башкаруын билгеләп.  

Водитель Илмир Галиев, механизатор Әнвәр Шәйхуллин, шулай ук  Руслан Шәйнуров, Рафаел Нуркаевлар  “Рубин” агргеаты эшендә тоткарлык булдырмас өчен тырышлык сала.  Агргеатны минераль ашлмалар белән тәэмин итү, заправкалау аларга йөкләнгән. Хуҗалык  басуларында 800 гектарга якын мәйданда  уҗым культуралары, мең гектарда күпьеллык үләннәр чәчүлекләренә минераль ашламалар кертү бурычы тора.   

Ә “Рубин” бик уңайлы техника. Ул төрле һава шартларында эшли ала. Туфрак өлгермәгән басуда да  батмый.    Эшне югары тизлектә башкара.      

 Билгесез автор.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей