“Луч” җәмгыяте кырлары гөр килеп тора

Түбән Сикияз. 14 июль - "Балтач таңнары". “Луч” җәмгыяте  игенечеләре яшел урак темпын югары  тота.   Игенчеләр  көненә  йөз тоннага якын печән хәзерли.

Авыл җирендә яшел уракның  кызган мәле. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, мал-туары булган шәхси сектордагылар да терлек азыгы базасын ныгыта.  

"Луч" җәмгыятендә  терлек азыгы хәзерләү эшләренә ике звено җәлеп ителгән.  Берсе сусыл азык туплый. Икенчесе печән хәзерләү  белән мәшгуль.  

--Быел яшел масса уңышына зарланырлык түгел. Фермаларны җитәрлек күләмдә терлек азыгы белән тәэмин итү өчен барлык мөмкинлекләр бар,--ди хуҗалык җитәкчесе, Марат Габидуллин, эшләрнең югары темпта баруын билгеләп

“Луч” җәмгыятендә күпьеллык үлән басулары 1500 гектар мәйдан били.  Шулай ук  яшел масса өчен 350 гектарда берьеллык үләннәр чәчелгән.  Вакыт җиткәч, кукуруз яшел массасын да җыеп алачаклар.

Әле Тутагач сөтчелек фермасы  азык ихатасында люцернадан сенаж туплау эшләре бара. Леонид Байбулатов, Ирек Кәлимуллин, Илмир Галиев, Алберт Галлямов, Миңнехан һәм Илфир Галихановлар, Илдар Фаманов, Ренат Галиев, Григорий Александров, Алексей Галлямов, Финат Зайдуганов, Илфат Насибуллин, Марат Аллаяровлар тырышлыгы белән бара бу эш.  Өч көн эчендә 1,5 мең тонна сыешлы базның җитмеш процентын  яшел масса белән тутырганнар.

Терлек азыгының яхшы сыйфат белән консервлануына ирешү  өчен дә тырышлык салалар. Тракторлар яшел массаны суты чыкканчы таптап, тыгызлап торса, базда утыз сантиметр  яшел масса тупланган саен, өслекне 200 литр күләмендә, “Байкал” төрендәге махсус препарат  эретмәсе  белән коендыралар.

Бу  звено Түбән Сикияз сөтчелек фермасында 3200 тонна   сенаж туплаганнар. Тутагач та сусыл азыкның бу төрен шул ук күләмдә хәзерләү максаты куелган аларга. Аннары ике фермада да 1500әр тонна силос хәзерләячәкләр

--Техника сынатмаса, бер проблема да юк. Тик менә ватылулар кайчак мәшәкать чыгара. Алмаш өлешләр дә кыйммәт тора бит хәзер. Мәсәлән, “Дон-680” комбайны ургычының пычак комплекты 40 мең сум тора. Тагын бер “шумахер” дип йөртелгән детале былтыр 65 мең сум тора иде, быел аның бәясе 13 мең сумга җиткән. Ә ургычны үзгәртеп кору 300 мең сумнан артык суммага төшә,--ди Марат Габидуллин, эштә көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгу очракларын билгеләп.

Печән хәзерләгән басуда да җәйге хозурлык. Әле моннан бер атна элек кенә чәчәкләр хуш исенә күмелеп утырган болыннан печән исе бөркелә.  Басу буйлап тезелеп киткән печән төргәкләренең исәбенә чыгарлык түгел. Кырны Тәфкил Хәйруллин, Владимир Русиев, Газнәвич Шәйхуллин, Рузил Сәетгәрәев, Әнвәр Шәйхуллинар хезмәтләндергән агрегатлар иңли.

-Механизаторлар көненә, кимендә, өч йөз төргәк печән җыеп кысалар. Һәр төргәк ике центнердан артык. Көненә җитмеш тоннадан артык печән хәзерләнә,--ди Марат Габидуллин печәнчеләр эшеннән канәнгать булып

Водитель Илмир Галиев, Өлфәт Даутов, Филинат Шәймиев, Җәмил Вәлиәхмәтовлар  печән төргәкләрен ташу эшенә “җигелгән”.  Әзер печән Түбән Сикияздагы складта урнаша. Биредә механизаторр Зәбир Хәйдаршин һәм аңа ярдәләшүче Виталий Пашуковның да өлеше зурдан. Көненә басудан кайтарылган ике йөз төргәк печәнне складларга урнаштыра алар.   

 Җәй озын тоелса да,  аның көннәре санаулы. Барын да вакытында эшләргә өлгерергә кирәк.     “Луч” игенчеләре моны яхшы аңлый.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей