Әлшәйдә уңыш та җыялар, чәчәләр дә

Беренчеләрдән булып басуга чәчү агрегатларын “Агрокоопинвест” авыл хуҗалыгы предприятиесе алып чыкты. Монда 450 гектар мәйданга уҗым культураларын чәчү планлаштырыла, шуның 150 гектары чәчелде дә инде. Һәрвакыттагыча “Колос” агрофирмасында эшләр җитез башланды, анда ел саен уҗым культураларына зур мәйданнар бүленә. Быелгы ел да искәрмә булмаячак – “Колос” җәмгыяте игенчеләре уҗым культураларын 1473 гектарга чәчәчәк. Бүген шуның 160 гектарына (11 процент) орлык күмдерелде дә инде.

Әлшәй аграрчылары барлыгы 17 мең гектардан күбрәк мәйданга уҗым культуралы чәчергә ниятли.

 

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей