ЛЕНИНЛЫЛАР ТЫРЫШЛЫКНЫ АРТТЫРА БАРА

Авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозларында, бу тармакта эшчәнлек алып баручы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә хисап сайлау җыелышлары башланды.
Аларда муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсанов, агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының
район оешмасы җитәкчесе Ригат Нурый улы Хаҗиев, Чакмагыш мәгълүмат консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров һәм киңкүләм мәгьлүмат чаралары вәкилләре катнаша.
Әлеге чара иң беренче булып Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында үтте. Аның эшендә шулай ук ярышучы хуҗалык рәисе буларак Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы –
Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов та катнашты, берничә хезмәт алдынгысына бүләкләр тапшырды. Хуҗалыкның узган елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар бәян ителгән хисап сайлау җыелышы үткән чорда якты дөньядан киткән әгъзаларның якты истәлеген хөрмәтләү белән башланып китте. Артабан 12 яңа әгъзаны кабул итү һәм төрле сәбәпләр белән әгъзалыктан чыккан 15 кеше турындагы идарә карарларын гомум раслау булды. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозы идарәсе рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илфир Әнгам улы Зарипов үзенең хисап чыгышында узган бөтен эшчәнлекнең идарә советы, профсоюз комитеты һәм баш белгечләре белән киңәшләшеп алып барылуы, хуҗалык әгъзаларының 2 гомум җыелышы, идарәнең 7 утырышы үтеп, аларда төрле характерлы 23 мәсьәлә уртага салып тикшерелүе, мөһим карарлар кабул ителүе турында белдерде. Төп эшчәнлектән тыш, биләмәдә һәм районда, республикабызда һәм илдә үткән барлык социаль сәяси чараларда да актив катнашулары, боларның эшчәнлеккә зыян китермәве, киресенчә, җитешле эшләргә ярдәм итүе ассызыкланды. Иң тәүдә ул бөтен җәмгыятькә хас булган күренешләргә тукталды. Биредә дә хезмәткәрләр саны кими бару күзәтелә: бүген хуҗалыкта 91 кеше хезмәт сала (өч ел элек 22гә күбрәк булган), аларның 18е – пенсиягә чыгу алды яшендәгеләр, 9 әгъза – хаклы ялда булса да, эшләп
йөрүчеләр. Шул ук вакытта яшьләр дә юк түгел, мәсәлән, 12 әгъзага 30 яшь тә тулмаган әле. Шуңа да хуҗалык идарәсе яшь кадрларны эшкә җәлеп итүгә зур тырышлык сала. Әйтик, армия сафында хезмәт итүчеләрнең эш хакы сакланып калу, яшьләргә торак төзүдә яки сатып алуда ярдәм итү, никахлашканда һәм сабыйлары туганда бер тапкыр матди ярдәм күрсәтү, белемнәрен күтәрүчеләргә 20 % өстәмә эш хакы түләү һәм башкалар. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей