Кызу көннәр башлана (Бураевский район)

Шәхси ихаталарындагы йорт бакчаларында бал кортлары тотучы, үрчетүчеләр язны көтеп ала. Бу вакытта, умарталар кышлау урыннарыннан ачык һавага чыгарылып, нечкә билләр беренче очышын ясый. Кушманак авылы умартачысы Назиф Шәрәфгалиев та яз айларында җылы көннәрнең мөмкин кадәр күбрәк булуын тели.

Өч дистә еллап бал кортлары үрчетеп яшәүченең умарталарны кышкы калдыклардан тизрәк тазартып,  урнаштырып куясы килә. Аннары бит әле искергән кәрәзләрне эретеп балавыз ясыйсы да бар. Умарталардагы күчләрдә ана кортларның исәнлеге, җәйге аерыш чорына бала салып тәрбияләп чыгаруы, умарталарны яшь, көчле кортлар белән тулыландыру, нечкә билләрне төрле авырулардан саклау, профилактик чаралар үткәрү, кыскасы, язгы, җәйге мәшәкатьләр күп булачак. Ә инде искергән рамалар  урынына яңаракларына кәрәз ябыштырылып, тазартканда өстәп, тулыландырып бару өчен запас әзерләнгән.

Әтисе Назифка бу эштә кызы Лилия дә ярдәмләшә. Алар икәүләп районда үткәрелгән ярминкәләрдән калмый, халыкка татлы ризыгын тәкьдим итә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей