КЫЗГАНМЫЙ САЛДЫ КӨЧЕН

Нурия Нигъмәтҗан кызы Фәхретдинованы тәүге тапкыр гына күрүем түгел. Фермада гөрләтеп эшләп йөргән чагында да, район алдынгыларын тәбрикләү җыеннарында еш очраштык без аның белән. Шулай булмыйча, ал байраклар яктылыгында, иртәгәбез бүгенгедән яхшы булсын, колхозыбыз алга китсен, дип, киләчәккә зур өметләр белән тырышып эшләгән кешеләрнең берсе бит ул. Фидакарьлекләре белән колхозны гына түгел, ә бәлки районны үстерде алар, республика күләмендә балкытты. Әлбәттә, шундый хезмәтсөярләр турындагы материаллар безнең гәзитебезнең төп темасы булды. Гәзит үз чиратында алдынгыларның эш тәҗрибәләре белән таныштырып барды , шуңа да социалистик ярыш оештыруда, районның икътисадын баетуда роле зур булды. Нурия Нигъмәтҗан кызының тормыш биографиясе замандашларыныкыннан аерылмый да кебек. 1940 елның 3 октябрендә колхозчы гаиләсендә туа ул. Калмашбаш җидееллык мәктәбендә белем ала. 1956 елда Свердловск өлкәсенә торф чыгарырга җибәрелә. Туган йорттан һичкая бармаган яшь кызны чит-ят җирләрдә авыр эш-михнәтләр каршы ала. Бер елдан авылына кайту бәхетенә ирешә. Ял да итеп тормыйча, сарыкчылык фермасында эшләп китә. Дистә елдан артык биредә хезмәт сала. Сарык бәрәннәре алуда һәм тәрбияләп үстерүдә алдынгыларның берсе була , уңган кызның фоторәсеме районның Почет тактасына куела. Булдыклылар һәрчак күз уңында була бит — Нурияны да эшнең тагын да җаваплырагына куялар. Булдыра алуына шикләнмиләр , тәүге чорда ук таналар өйрәтүгә дә алына. Колхозның баш зоотехнигы Зәйнәп Ибраһимованың : “ Нәсел ядросы булдырырга уйлыйбыз, “Бестужев” токымлы таналар алып кайттык. Аларны тәрбияләр өчен синең кебек уңганнар кирәк, унысын бәйләрсең инде”, – дигәненә каршы килә алмый Нурия, унөченнән югары савым бирә торган сыерлар әзерли , йөкләмәсен үтәп чыга. Менә шулай егәрле кыз оста савучы булып китә һәм хаклы ялга чыкканчы күнеккән хезмәтеннән аерылмый. Елдан-ел хезмәт күрсәткечләрен яхшыртуга ирешә, колхозда гына түгел, район буенча савучылар ярышын әйдәп бара. Билгеле булуынча, удар бишьеллыклар хезмәт кешеләренең югары йөкләмәләр кабул итеп, максатларына җитәргә омтылып, ярышып-чәмләнеп эшләгән чоры булды. Ярыш оештыру хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрде , алдынгылар сафын арттырды. Моңа кадәр район буенча һәр сыердан елына күп дигәндә 2500 килограмм сөт савып алынса , җитмешенче елларда инде өчмеңчеләр саны ишәя. Алдынгыларның эш тәҗрибәләрен тарату өчен тармак эшчәннәренең чыгышларын оештыра идек. Ильич исемендәге колхозның иң уңган савучысы Нурия Фәхретдинова белән тәүге тапкыр очрашуым әле дә хәтеремдә. 1987 елның җәе, кичке савым вакыты иде. Эшләрен бүләргә базнат итми, шактый гына вакыт читтән күзәтеп тордым. Тәүдә сыерларга парланган салам бирү өчен фураж бүлделәр, савучылар йөгерә-атлый күтәреп ташып бетерделәр. Ниһаятъ, савым башланыр чак җитте. Хезмәтләре җиңел түгел: 25 сыерны кул көче белән саварга, сөтен чиләкләп ташырга кирәк. Әмма зар-моң ишетелмәде. Киресенчә, бер-берсе белән күңелле гапләшеп, эшләрен дәвам иттеләр. –Йөкләмәне үтәп булырмы икән, быел бәйләгән таналарым өметле куренә алай ,— дип сүз катты районның алдынгы савучысы Венера Ганиева. –Язгы чорда ферма буенча продукция алуны киметмәдек бит, көтүдән малкайларыбыз үләнгә туенып кайта, фураж сыйфатлы. Җәй башланды гына , көндәлек савым арта , 16-17 килограмм сөт биргән сыерларым байтак. Ә менә “Кына”м 25 килограммга кадәр җиткерә, малкаем,— дип сыерын яратып сөеп куйды Нурия апа. Сыерлар савылып беткәнче дөнья хәлләре турында сөйләшергә дә, Бразилия сериаллары турында фикер алышырга да, яңа җырны көйләп алырга да өлгерде савучылар. Коллективның бердәмлеген, барысы бер уй-теләк белән янып яшәвен күреп сокланган идем. Ул көнне Нурия апа белән ихластан сөйләшү мөмкин булды. Нинди ният белән килүемне белгәч, сораулар бирүемне дә көтми эшчәнлекләре белән таныштырды. Ферма буенча һәр сыердан 4 мең килограмм сөт саварга йөкләмә алулары турында сөйләде. “Мин җыелышларга киткәндә иптәшләрем сыерларымны савып мине көтеп ала, уңышларым өчен беренче чиратта хезмәттәшләремә рәхмәтлемен”, – дип һәммәсен мактап телгә алды. Эш гөрләп барган фермадан репортаж язуы да җиңел генә булды. Күп тә үтми район маягы сөйләгәннәрдән чыгып,1978 елда һәр сыердан 4 мең килограмм сөт савып алу турында өндәмәне дә гәзитебездә бастырып чыгардык. Районның иң тәҗрибәле, таләпчәнлеге, гаделлеге белән дә ихтирам яулаган мөдир Әхмәтхан Кәримов җитәкчелек иткән, фәкатъ уңганнарны гына туплаган ферма коллективы ел йомгаклары буенча районда берече урынны яулады, ә Нурия Нигъмәтҗан кызы һәр сыердан сөт савып алу буенча йөкләмәсен хәтта 500 килограммга арттырып үтәде. Гомумән, ул гоме- ре буе алдынгылыкны бирмәде. Әйе, районның матур бүгенгесенә Нурия Фәхретдинова кебек көчен кызганмый салучыларның фидакарьлеге нәтиҗәсендә ирешелде. Аны хөрмәтләделәр. КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС, ВЛКСМ Үзәк Комитетының , ВЦСПС Президиумының , КПСС Өлкә Комитеты, БАССР Министрлар Советы, профсоюзлар Өлкә Советының Мактау грамоталарын әлегә кадәр кадерләп саклый ул. «Социалистик ярышта җиңүче», «Бишьеллык алдынгысы» билгеләренә ия булды. Алай гынамы, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнде. Тормыш авырлыкларына, язмыш сынауларына бирешмичә яши белүе белән дә ихтирамга лаеклы кеше ул. Гомер юлдашы Әхнәф Имай улы белән алты бала тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә — яшьтән тормыш йөгенә җигелгән сугыш чоры балалары , икесе дә иртәдән кичкә кадәр фермада эшлиләр. Ишле баланы тәрбия итәргә дә кирәк бит әле. Бу җәһәттән ул бианасына чиксез рәхмәтле . Бианай белән киленнең татулыгын, аңлашып матур яшәүләрен балалар, оныклар күреп, кечкенәдән кул арасына кереп , эшкә өйрәнеп үстеләр. Барысы да авыл һөнәрләрен сайлады. Гаиләләр корып, матур итеп донья көтәләр, балалар үстерәләр. Әмма тормыш кайгыларсыз гына бармыйдыр шул: гөрләтеп яшәр чагында улы Айдарның гомере өзелде. Бала югалту кайгысын сабырлыклар белән кичерә, калганнарына хәерле гомерләр бир, дип Аллаһка ялвара ана. Кайгылары-шатлыклары белән ел артыннан еллар үтә. Бүгенгесе якты Нурия Нигьмәтҗан кызының, картлыгы тыныч .Ерактагы баласын көтеп зарыкмый ана. Барысы да якында. Оныклары да картәниләрен яратып, хәлен белешеп кенә тора. Кайда гына барсалар да, фатихасын алмыйча юлга чыкмыйлар, шатлыклары булса, беренче чиратта картәниләре белән бүлешәләр. Өлкән улы Хәләф тәрбиясендә ул бүген , урыны түрдә. Кызы Гөлнара кияве Зөфәр белән авылда гына яшәгәнлектән, әнкәсен азга гына да игътибарсыз калдырмый, йорт-илне пөхтә тота, тәмле ризыклары белән тәрбия итә. Розалиясе дә кияве Фоат белән Кырлада гына яши .Усмер генә чактан әнкәсенә сыер саварга ярдәмләшеп үскән кызы Фирүзә дә кияве Рифкатъ белән Кашкарда гына гомер кичерә, туган йортка эзне суытмый. Улы Зәфил авылда шофер булып эшли, килене Ира — медицина хезмәткәре. Барысы да игелеклеләр. Балалары-оныклары бергә җыелсалар , үзләре генә дә зур табын була. Чакмагышта яшәгән энесе Ринат — шулай ук апасының олы терәге, тормыш мәшәкатьләре булганда зур ярдәмчесе , туганнарына акылкинәшләр бирүче дә. Сабый гына чактан тормыш йөген бергә тарткан энесенең сүзе үтемле, яшь буын аның киңәшләренә колак сала, яшәү рәвешен үрнәк итеп ала. Хәләл җефете Язилә белән сокланырлык итеп тормыш көтә шул алар. Нурия апаның күңеленең сафлыгына , иманының ныклыгына хәйран калырлык. Үзен бик бәхетле итеп тоя ул, сиксән яшенә җитүенә, кадер- хөрмәттә яшәвенә сөенә. –Хезмәтемне күрделәр , бәһала- дылар, гомер буе почетлы булып яшәдем. Әле дә онытмыйлар. Менә бит ничек кадерләделәр. “Озак еллар намуслы хезмәтләре, район һәм республика үсешенә лаеклы өлеш керткән өчен “, – дип тәбрикләгәннәр . Чакырсалар да үзем йөри алмыйм инде , кызым алып кайтып бирде. Матур ак чәчкәләр бер ай утырды,— дип куанычы белән уртаклашты ул Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан район хакимияте тарафыннан бирелгән Рәхмәт хаты өчен бик тә күңеле булып . Җылы сүз — җан азыгы, әздән дә күңел була, юктан да хәтер кала, диюләре хак шул.

 

Рәзифә Сәхапова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей