Кышлатуда соңгы көннәр (Бураевский район)

Бүген Иске Карагыштагы Дамир Йосыпов җитәкләгән товарлыклы-сөтчелек фермасында көч салучы терлекчеләр хакында агымдагы ел кышлатуын уңышлы тәмамлап килә дип әйтергә була. Әлегә малларны яшел үләнгә чыгарганчы һәм аннан соң симертүдәге малларга җитәрлек күләмдә запасы белән азыгы бар. Утарга чыгарылган савым сыерлары алдыннан салам, печәне өзелми. Биредәге маллар сәламәтлеге өчен җаваплы Кәшкәләү ветеринария участогы мөдире Расих Латыйпов һәм фермадагы хезмәтләрне оештыручы хезмәт ветераны Нәсих Халитов әйткәнчә, фермада көч салучы терлекчеләргә сүз юк. Язгы явымлы көннәрдә аларның хезмәте бермә-бер авырлашса да, маллар алдыннан азыгы өзелмәде, савучылар Гөлсинә Ахунова, Гөлсәрия Даутова, Ирина Муллаярова һәм башкалар тырышлыгы белән көндә кимендә уртача 450 килограмм продукциясе җитештерелә, таналардан сәламәт яшь үрчеме алынып үстерелә. 

Әлеге фермада асралган үстерү һәм симертү төркемендәге малларга караш, тәрбия һәрвакыт яхшы булды. Аларны караучы берничә дистә ел терлекчелектә көч салучы Илдар Баянов, Рәүдәт Галиәкбәров  күп тапкырлар макталып телгә алынды.

Кышлату чорында фермада, җәен савым сыерларын көткән терлекчеләр Рөстәм Сафин, Азат Талипов, Владимир Максютов  һәм башкалар йөкләп алган хезмәтләрен намуслы башкарып, маллар алдыннан азыгын өзмәде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей