Кышлату чоры даими игътибар сорый

Терлекләрне кышлату барышы һәм салкын чорда алардан югары күләмдә продукция алу район җитәкчелегенең даими игътибарында. Авыл хуҗалыгы  идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов җитәкчелегендә идарәлек һәм  ветстанция  белгечләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре  хуҗалыкларда булып, кышлату барышын тикшерде.
Рейд «Гыйльмаутдинов» крестьян-фермер хуҗалыгының сарык фермасыннан  башланды. Биредә булган җитешсезлекләр урында хәл ителде.  Йомакай авылындагы яшь фермер Булат Габдуллин хуҗалыгында сөт җитештерү мәсьәләләре, биналар торышы, тулаем алганда терлек объектлары мәсьәләләре буенча җитешсезлекләр аталды. «Арсланов», «Хәлилова», «Йосыпов», «Әгъләмова»  крестьян-фермер һәм «Кама», «Колос» хуҗалыкларында   сүз агымдагы елның дүртенче кварталында терлекчелек эше перспективалары турында барды. Әлеге хуҗалыкларда әйтелүенчә, алга таба сөт җитештерү темпы артачак. Моның өчен шартлар һәм мөмкинлекләр бар: биналар торышы, терлек азыгы базасы  яхшы. 
Чираттагысы «Шакиров» крестьян-фермер хуҗалыгының ат фермасы һәм герефорд токымлы мал үрчетүче Элик Зыятов хуҗалыгы булды. Бу ике фермер эшләрен оста оештырулары, елкычылык тармагын һәм ит җитештерү юнәлешен яхшы алып барулары белән макталдылар. Әбдерәшбаш авылындагы «Раянов» крестьян-фермер хуҗалыгында асралган герефорд токымлы маллар, сарыклар һәм атлар да кышкы чорда яхшы әзерлектә икәнлеге ачыкланды. 
Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов хуҗалык җитәкчеләреннән кышлату чорында нинди проблемалары барлыгы, азык күләме, эш көче белән якыннан танышты. Ул  һәрбер хуҗалыкта эшләүчеләр  белән сөйләште. Кыскасы, рейд барышында мал фермаларының санитар торышы, терлекләрне карау һәм ашату технологиясе,  үрчетү һәм кышлату, сөт җитештерү мәсьәләләре тикшерелде. Җаваплы затларга  мөгезле эре терлекләрне ашату һәм терлекчелек продуктларын сату вакытында барлык технологик процессларны үтәргә кирәклеге тагын бер кат искәртелде, планнар билгеләнде. 
–Район агымдагы елда лейкозлы сыерлардан арынып бара. Бу исә хуҗаларның малларына карата җаваплы карауларын, вакытында эпизоотик чаралар оештыруны күрсәтә, – диде район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов. 
Бу көнне барлыгы 14 хуҗалык каралды. Елның коры килүенә карамастан, һәрбер хуҗалык кышкы чорны уңышлы үтү өчен  җитәрлек азыгын туплаган.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей