Кышка сыйфатлы азык (Бураевский район)

Район хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү кампаниясе кызу темпларда дәвам итә. Ул әлегә күпҗеллык үлән басуларында бара. Кәҗә, люцерна чабылып берникадәр киптерелгәч сенажга салына, рулоннарга төрелеп печәнгә җыйнала.

“ Колос “ җәмгыятендә механизаторлар беренче чиратта күпьеллык үләннәрдән сенаж салды. Алар эшне Әҗәктәге товарлыклы сөтчелек фермасыннан башлады. Монда кышлыйсы малларга җитәрлек булгач азык хәзерләүче звено Яңа Мостафа авылы басуына күчте.

Әҗәтәге сенаж чокырында көндә ике тракторда механизаторлар Т- 150 К да Алексей Сәетов белән ДТ-75 тә Ильяс Гыймалтдинов яшел масса тыгызлауда көч салды, Данил Ахраров, Фәдис Гыйләҗев,Александр Шәяхмәтов һәм башкалар ташыды. Кайткан яшел массаның исәбен алу Айрат Ахуновка йөкләнде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей