Кыш озыны урамда (Бураевский район)

Үтеп киткән кыш айлары «Жилищник» җәмгыятендә көч салучы механизаторлар өчен аеруча мәшәкатьле булды.

Көрәкле тракторларда көч салучы механизаторлар, халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтүче водительләр Рим Латыйпов, Рәфил Таһиров, Фларит Низамов, Илшат Бәшәров, Нәдип Гайсин, Айдар Шаригин һәм башкалар өчен хезмәт  көне иртәнге биштән башланып, караңгы төшкәнче дәвам итте. Февраль аенда гына да еш кабатланып торган бураннар юлларны капласа да, кар күмәк   көч, механизаторларның фидакарь хезмәте белән җиңелде.Инде язга чыгып, көннәр берникадәр утырса да, әлегә эш күп, урамнарны калган кардан тазартып бетерергә кирәк. Ә аннан башка мәшәкатьләр башлана.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей