Куйбышев исемендәге кооператив игенчеләре ныклап эшкә күмелде

 17 апрель көнне Куйбышев исемендәге кооперативта чәчү эшләрен башлап җибәрделәр.  

 

Куйбышев исемендәге кооперативта язгы кыр эшләренә моннан ике атна элек төшкәннәр иде Игенчеләр берничә көн эчендә 900 гектарда дым каплатып куйды. Шулай ук 600 гектарда күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен тырматып чыктылар.  

Туфрак өлгерә. Тик көннәр генә  беркадәр  салкынча тора. Шулай да игенчеләр  чәчү эшләрен дә соңлатмаска тырыша. Дым югалганчы, орлыкларны җиргә салып калу хәерле, дигән фикердә игенче.

Бу көннәрдә Куйбышев исемендәге кооператив мехнаизторлары  ныклап эшкә күмелде.

Җир эшкәртү эшләре ике сменада  оештырылган.  БДМ агргеатларын хезмәтләндергән  Фәрит Галләмов, Илфат Хәсәнов, Айдар Муллануров, Илдус Хәсәновлар   агргеатлар куәтен тулы файдалана.  Алар эшкәрткән җирләргә механизатор Финат Галимҗанов 17 апрель көнне чәчү агргегатын алып чыкты. Әле биредә  солы  чәчәләр.

 

—18 апрель көнне чәчү фронтында куәт тагын артачак. Җир эшкәртү эшләреннән бушаган янә бер агрегат эшкә кушыла, —ди хуҗалык рәисе Фәрит Сафин,   язгы кыр эшләрендә тракторларга йөкләнеш зур булуын билгеләп.  

Механизатор Илфат Хәсәнов  Т-150ендәге БДМны чәчкечкә алыштырачак.  Әлеге вакытта ул эшкә күмеләсе басуларда  Нил Хәсәнов чәчү алды культивациясе  үткәрә.

Быел  хуҗалык басуларында чәчү былтыргыдан ун   көнгә иртәрәк башланды. Узган елда  механизатор Финат Галимҗанов  чәчү фронтында тәүге буразналарны  27 апрель көнне сызган иде. Чәчүне куйбышевлылар “Буразна бәйрәме”ннән башлап җибәргән иде ул чакта.  Быел хәл башкачарак. Коронавирус пандемиясе шартларында игенчедә бәйрәм кәефе түгел. 

 Эш фронты киң. Быелгы  чәчү структарасы буенча хуҗылык басуларында 2500 гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы кулҗтуралары урнаштыру каралган.  Игенчеләр әлеге темпны тотса, Куйбышев исемендәге хуҗалыкта язгы кыр эшләре кыска тотылачагына шик юк.

 

 

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей