КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕ ЕЛДАН-ЕЛ АРТА БАРА

“Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы әгъзаларының узган хуҗалык елына йомгак ясау, агымдагысына йөкләмәләр билгеләүгә багышланган хисап-сайлау җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсанов, агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе Ригат Нурый улы Хаҗиев катнашты. Чара Иске Калмаш мәдәният йортында үтте.

Җыелышны ачып, кооператив идарәсе рәисе Альбирт Фидай улы Мусин аның көн тәртибе белән таныштырды. Иң тәүдә узган елда якты дөньядан китеп барган хуҗалык әгъзаларын хөрмәтләп искә алдылар. Артабан шушы чорда кооперативка әгъза булып кергән, әгъзалыктан чыккан кешеләрнең идарәдә кабул ителгән гаризалары гомум җыелыш тарафыннан хуп ланылды. Идарә эшчәнлеге турында җентекле хисап белән аның рәисе чыгыш ясады. “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитеш терү кооперативының бүгенге көн гә 6402 гектар авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләре бар, шуның 5190 гектары – сөренте мәйданнар. Узган ел, кырыс та бигать шартларына карамастан, барлыгы 67230 центнер ашлык (алдагы елдагыдан 115,7 процентка артыграк), 87500 центнер (125,7 процент) шикәр чөгендере, 5880 центнер көнбагыш (101,8 процент) җыеп алганнар. Бөртеклеләрнең уртача уңышы һәр гектардан 37,5 центнер (129,3 процент), шикәр чөгендеренеке – 350 центнер, көн багышныкы 16,8 центнер, рапсныкы 8,9 центнер булган. Басуларда мал азыгы культуралары үстереп, аны барлыгы 70398,18 центнер (116,1 процент) әзерләгәннәр, һәр уртача шартлы мал башына 47,1шәр центнер туры килә. Ә маллар бу хуҗалыкта ярыйсы гына: 2004 баш сыер малының 600 е – савым сыерлары, 52 баш атлары бар. Узган чорда барлыгы 30003 центнер сөт, 1956 центнер ит җитештереп, эшкәртү пункт ларына отышлы шартларда озатуга ирешкәннәр. Әлеге көнгә хуҗалыкта барлыгы 131 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 19130шар сум тәкшил итә. Хисап елында 140556 мең сум продукция җитештереп сатылган, шул исәптән ашлык сатудан 39365 мең, шикәр чөгендереннән 10267 мең сум, көнбагыш игүдән 11255 мең, рапстан 4157 мең, сөт сатудан 55075 мең сум, иттән 17976 мең сум акча кергән. Үсемлекчелектән 6111 мең сум табыш алуга ирешсәләр дә, тер лекчелектә зыянга эшләгәннәр, шул аркада рентабельлелек күрсәткечләре дә бик түбән килеп чыккан. Бюджетка түләнгән салым күләме 6112 мең сум (159,04 процент), бюджеттан тыш фондларга – 8669 мең сум (104,23 процент) тәшкил иткән. Җитештерү күләмнәре түбәнрәк булу сәбәпле дәүләттән дә субсидия күләме 5681 мең сум гына булган.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей