Курач авылында Курач елгасы үзәне чистартыла

Бу эшне Көндәшле авыл биләмәсе хакимияте оештыра.

Курач авылында башланып Ар елгасына кушылган чиста сулы зур булмаган Курач елгасы соңгы елларда ләм, тал куаклары басып саеккан, төсен югалткан иде. Көндәлек йорт мәшәкатьләре өчен шушы елга суыннан файдаланган курачлылар, Көндәшле авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазифасына билгеләнеп сайлангач, Флюр Акберовка елга үзәнен чистартуны сорап мөрәҗәгать белән чыгалар. Җавапсыз калдырмый аны Флюр Фәйзелкавый улы. Быелгы җәйдә республика бюджетыннан төзекләндерү максатларына бүленгән акчалар исәбенә эш башлата. Агропродукт җәмгыяте (директоры Марат Хәйруллин) куәтле техника белән (экскаватор) ярдәм кулы суза.

—Елга төбенә тупланган ләм тазартыла, ярларында күпләп үскән тал куаклары алына. Элек, күмәк хуҗалык көчендә елларда, бу эш колхоз тракторлары катнашлыгында эшләнә иде. Марат Риф улына рәхмәтлебез. Аның техникасы һәрвакыт төзек. Кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, каршы килми, ярдәм итәргә әзер, — ди Флюр Фәйзелкавый улы.— Экскаваторчы Расих Сафин эшен җиренә җиткереп башкара.

Биләмә хакимияте башлыгы белдерүенчә, әлегә Курач елгасының чиркәү тирәсеннән аккан өлешенең (якынча 700 метр озынлыкта) ярлары тазартып тирәнәйтелә. Биләмә территориясендә мондый эшләр алдагы елларда да дәвам иттереләчәк.

Авыл халкының мөрәҗәгате исәпкә алынып, тиз көннәр эчендә эш башлануына курачлылар сөенеп бетә алмый.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей