Купшы чыршы – бәйрәм кунагы

Яңа ел  ул иң көтеп алынган бәйрәм.  Аны бигрәк тә балалар көтеп ала. Өлкәннәр дә бәйрәм алды мәшәкате, бөтен җиргә бәйрәм төсе кертү белән мәшгуль, яңа туасы елга да зур өметләр баглыйбыз.
Традицияләр үзгәреп, онытылып барса да, Яңа елга чыршы бизәү  гадәте үзгәрешсез кала, әмма бу традициядә дә яңалыклар булып тора. Соңгы елларда контейнерда үсеп утырган чыршы бизәү модага керде. Бәйрәм узгач агачны ландшаф дизайны элементы буларак өй яны участогына күчереп утырталар. Болай иткәндә, гаилә бюджеты да экономияләнә, йорт тирәсен дә яшелләндерәсең. Моннан тыш ылыс бүлеп чыгарган фитонцидлар һәм эфир майлары һаваны бактерияләрдән чистарта, организмның тонусын күтәрә һәм иммун системасына патогеннар белән көрәшергә ярдәм итә, ә болар хәзерге вакытта бик мөһим.
Контейнерда чыршы сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
Контейнерлардагы ылыслыларның ассортименты күптөрле, классик чыршы, нарат, ак чыршыдан (пихта) тыш, энәле чыршы, тау нараты, бальзамик пихта, казак артышы яки көнбатыш туясының карлик формасын сайларга мөмкинлек бар. 
Ылыслыларны сатып алганда беренче чиратта аның тамыр системасына игътибар итәргә кирәк. Тамыры эре һәм балчыгы да эре булып коелып торса, димәк, агач ачык грунтта үстерелгән һәм бүлмәдә үстерү өчен яраксыз. Баштан ук тартмада үстерелгән агачның тамыр системасы вак һәм таралып үскән була. Моннан тыш сатучыдан үсемлекнең килеп чыгу урыны белән кызыксынырга кирәк. Үзебезнең климатик зонада үсә торган агачны сайларга кирәк. Энәләрнең төсенә дә игътибар итегез. Алар ачык яшел, яки сортына туры килгән төстә булырга тиеш, соры, сары һәм артык юан булырга тиеш түгел, ботакка нык ябышкан һәм коелып тормаган булсын, энәләрне учка алып усаң, тәмле ылыс исе килеп торсын. 
Бүлмәгә урнаштырган агачны җылытыла торган идәнгә, җылыту приборлары янына куярга ярамый. Бу кагыйдә киселгән агачка да, тамырлысына да кагыла. Тамырлы ылыслыга  даими рәвештә су сибеп торырга кирәк, эпин, циркон препаратлары тамызган су сипсәгез дә була. Җиренең дымын гел тикшереп торыгыз, агачның җылы бүлмәдә тору вакытын да чикләгез.
Киселгән чыршылардан куллану кагыйдәләре дә үзгәрешсез кала: агачны суыктан эссегә кисәк кертмәгез. Әйләнә-тирәнең үзгәрүенә күнегергә вакыт бирегез.
Моннан тыш, тартмада үскән агачны гирляндалар белән бизәргә ярамый – алар ылысны киптерә.
Бәйрәм чыршыларын сату белән шөгыльләнүчеләрнең исенә төшерәбез: агачларны карантин фитосанитар зоналардан чыгару карантин яки фитосанитар сертификатлар булганда гына рөхсәт ителә. Карантин сертификат җиткерелгән документларга анализ нигезендә һәм продукциянең фитосанитар хәле турында нәтиҗә булганда һәм алар  квалификацияле электрон имза белән ныгытылганда бирелә. 
Административ хокук бозулар турындагы кодексның 10.2 мәддәсе буенча Русия территориясенә һәм карантин объектлардан азат ителгән зоналарга  карантинлы продукция керткән һәм чыгарган өчен гражданнарга 300-500 сум, вазыйфалы затларга 500-1000 сум, юридик затларга биш меңнән алып ун мең сумга кадәр штраф салу каралган. 

Илгиз Гатауллин, 
Россельхознадзор  инспекторы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей