Күпне күргән, күпне кичергән (Бураевский район)

Бу язмам Иске Бикмәттә туган  90 яшен билгеләүче Әдһәм Нуртдин улы хакында. Ул 1929 елны алты бала арасыннан дүртенче бала булып дөньяга туа. Колхозлашу елларында колхоз эшеннән башканы белмәгән. Әти-әнисе балаларын кул арасына кертеп, күмәкләшеп, җиң сызганып колхозда эшләргә күнектерәләр. Ата кеше – Нуртдин бабай балаларына башлангыч белем алдыргач, ныклап колхозда калырга  өнди. Яшьтән үк белемгә омтылган сәләтле Әдһәм абыйны әнисенең сеңлесе Рубцовскийга алып китә. Анда җиде класс белем ала. Сугыш елларында ФЗУга эләгеп, анда  шахтада горняк профессиясен алып, Кемеровоның шахтасында эшли башлый.

Берничә елдан соң Таҗикстандагы уран руднигына эшкә җибәрәләр. Бу шахтада төшерү һәм мендерү җайланма механизмнарын хезмәтләндерә. 1949нчы елда Армия сафларында Магадан, Колымада  эчке эшләр бүлеге сафларында хезмәт итә. Хезмәт иткәннән соң  авылга кайта. Колхоз рәисе Ибраһим Гәрәев аны Уфага радиоэлемтә буенча техникумга укырга җибәрә. Колхозга яңа җиһаз, фермаларны механизацияләү инвентарьләре, радиоузел блок агрегатлары кайтарыла. Әдһәм абый укуын уңышлы тәмамлап, туган авылына кайта. Кайтуы белән авылларда радиоузел төзелеп, тапшырулар башлана.

Көненә ике тапкыр алар  алып барыла. Мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре радио аша концертлар оештыра. Танып ГЭСы эшкә башлагач, эшләре бермә-бер арта. Мәктәп, клубларга электр җихазларын урнаштыру Әдһәм абый җилкәсенә төшә. Чәчү чорларында амбарда дежур электрик булып тора. Гомере буе рәсем ясарга яратты ул. Спектакльләрдә актив катнашты. Әле дә, күңел төшенкелегенә бирелгәндә, кулына гармун алып, борынгы көйләрне уйный. Әлфия апа белән гасырдан артык тату гомер кичерәләр. Биш балага  гомер бирәләр. Ә бит тормышларында сынау-лар җитәрлек булган. Ачы бала хәсрәте дә маңгайга тирән эзләр салган. Якыннарының олы ихтирамына  лаек ул Әдһәм бабай.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей