Күңелеңне салсаң,тәмле була...

Гөлназ Кәримова һөнәре буенча укытучы булса да,
үз осталыгын тулысы белән кулинария өлкәсендә ача.
Моңа бәлки әнисенең мәктәп ашханәсендә пешекче, әтисенең хәзерләүче булып эшләве этәргеч биргәндер. Заман җилен тоеп яшәүчеләр язмышларын кискен үзгәртергә курыкмый.

Гөлназ да Нефтекаманың 5нче мәктәбендә укытучы булып эшләгән җиреннән себер якларына чыгып киткәнен сизми дә кала. Кырыс себер аны үз кануннары белән каршы ала. Пешекче-кондитер һөнәрен үзләштереп, «Сургут нефтегаз» компаниясенә вахта ысулы белән пешекче булып эшкә урнаша. Булачак тормыш иптәше Әмир белән дә ул анда таныша. Сургутта җиде ел яшәгәннән соң, алар Тәтешлегә кайтып төпләнергә ниятли. Әмма эшләрен ташламыйлар. Берсе китә, берсе кайта, дигәндәй, яртышар ел күрешми яшәгән чаклары да күп була Кә­римовларның. Өченче сабыйлары тугач, Гөлназ себергә йөреп эшләвеннән туктый. Тә­вәк­кәлләп, Югары Тәтешледә үз эшен ачып җибәрә. Белеме һәм тәҗрибәсе мөмкинлек бирсә, һәр көн балалары янында булу әни кешегә зур куаныч, җан тынычлыгы өсти.

Бүген Гөлназ Мәүлитҗан кызы пешергән камыр ашларын һәр­кем яратып ала. Өчпочмак, шаурма, камырдагы сосискалар, пицца – көненә барлыгы 300гә якын камыр ашы пешереп сата ул.

– Камырны үзем басам, җи­тәр­лек күләмдә яшелчәләрне дә балалар белән бергәләп үс­те­рәбез. Алар эшкә өйрәнә, финанс яктан да файдалы була. Баштарак куркып тордым: алучы булырмы, яратырлармы. Әгәр дә бүгенге сатып алучы иртәгәсен килеп ризыгымны мактап китсә, иң сөенгәнем шул, – ди Гөлназ.

Кешегә гомер буе уку, бе­ле­меңне һәм осталыгыңны ка­мил­ләш­терү хас. Гөлназ да яуланганнар белән туктап калмаган. Хәзер ул заказлар буенча тортлар да ясый.

Кафе, ашханәләр, камыр ашлары киоскы яныннан узганда борыннарны кытыклаган тәмле ис бер генә кешене дә битараф калдырмыйдыр. Гомумән, камыр ашларын яратмаган кеше бар микән ул?! Гөлназ Кәримованың да киоскына якын килү белән борынны әнә шул тәмле ис кытыклый... Тизрәк анда барасы, шул ризыкларны татып карыйсы килә.

Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей