Күңелең изгелектә булса, эшләрең гөрләп барыр!

Социаль җаваплы эшкуарлар Гөлназ һәм Илдар Арслановларның уңышлы бизнесы шуңа ачык мисал.

Гөлназ һәм Илдар Арслановлар – Дүртөйле районының яшь малтабарлары. Тик үзләре хезмәт салган тармакта алар күптән инде лаеклы рәвештә тәҗрибәле, һөнәрләренең чын остасы булып танылган.
— 2006 елда үз эшебезне ачтык, — ди Гөлназ Рафаил кызы. — Мин дә, ирем дә Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамладык. Мин — һөнәрем буенча икътисадчы, ә ирем электрлаштыру һәм автоматлаштыру белгечлеген үзләштерде. Гаилә нык булсын өчен ир белән хатынны, тормышка һәм яшәешкә карашлары бертөрле булудан тыш, уртак мавыгулар да берләш­терүе зарур дигәнне ишет­кәнем бар иде. Ә безнең Илдар белән икебезгә дә үсмер чагыбыздан ук фотография төшерү “җене” кагылган: матур табигать күренешләре яныннан тыныч кына узып китә, туганнарыбыз, якыннарыбыз тормышындагы истәлекле вакыйгаларны объектив аша үткәрми булдыра алмыйбыз. Фото белән мавыгуыбызны белгән таныш-белешләребез дә безне туйларга, туган көннәргә чакыра иде.
Илдарның “30 яшькә җит­кәнче үз эшебезне ачарга кирәк” дигән уй-теләге бар иде. Тырышкан — ташка кадак каккан, диләр бит, бергәләшеп без бу хыялыбызны тормышка ашыруга ирештек. Җиңел булмады, әлбәттә, тик икең дә бер максатка омтылып яшә­гәндә таулар күчерергә мөмкин икән!

Арслановлар Дүртөйле шәһәренең үзәк Ленин урамында үзләренең ательесын ача. Моның өчен кирәкле документлар артыннан аз йөгерергә туры килми, тик барысы да алар теләгәнчә килеп чыга: ниһаять, шәһәрнең халык иң күп йөри торган урамында, күркәм бер урында “Клеопатра” фотосалоны пәй­да була.

— Документлар өчен фотога төшерү эшен җайга салдык башта, — ди Гөлназ Рафаил кызы. — Офисыбызга заманча җиһазлар урнаштырдык, фотолар бастыруны тәкъдим иттек. “Бисмилла” дип башлаганга, күрәсең, эшләре­без тиз көйләнеп китте, яше-карты фотосалоныбыздан өзелмәде. Күпмедер вакыттан соң бизнесыбызны киңәйттек: шәһәр­нең Беренче май урамында тагын бер фотостудиябезне ачтык.
Бүген Арслановар — аякларында ныклы басып торучы малтабарлар. Аларның һөнәри осталыгы хакында Дүртөйле районында гына түгел, рес­публикабызның башка төбәк­ләрендә дә беләләр, шуңа күрә дә туйлар, юбилейлар һәм башка истәлекле бәйрәмнәрне төшерер өчен Илдар белән Гөлназга кайсы гына якларда булырга туры килми!

— Эш сәфәрләре белән туган Башкортстаныбызның күпче­лек районнарында булдык, — ди Илдар. — Һәрчак парлап эшлибез: Гөлназ — фотога, ә мин видеога төше­рәбез.
Арслановларның Дүртөйле районы Мәдәният сараеның үзешчән артистлары өчен генә түгел, профессиональ җырчы­ларга да клиплар төшергәне бар. Малтабарлар исә реклама роликларына заказ бирә. Аларның хезмәт җимешлә­реннән һәркем канәгать кала.
Коронавирус пандемиясе чорында, барлык малтабарлар кебек үк, Арслановлар да икътисади авырлыклар кичерми тормый. Былтыр-быел заказлар күзгә күренеп азайды, туйлар, юбилейлар кимеде, ди алар. Хәлдән чыгу максатында онлайн-заказлар өлкәсендә күбрәк хезмәт салырга тырыша “Клеопатра” хуҗалары.

— Фотосалоныбызда, фотолар төшерү һәм эшләүдән тыш, бихисап төрле сувенир продукциясе тәкъдим итәбез, — ди алар. — Мисал өчен, киндергә басылган, картиналар. Бу рәвешле эшләнгән туй фотолары яисә якыннарыгыз­ның портретлары, һичшиксез, йортыгызның бер бизәге булачак. Спорт командалары өчен логотип басылган футболкалар, значоклар зур сорау белән файдалана. Моннан тыш, туган көненә юби­лярның үз портреты басылган яки исеме язылган футболка, чынаяк һәм башка төр сувенирлар әзерләү белән дә күптән шөгыльләнәбез.
Арслановлар — туган районнарының иҗтимагый тормышында актив катнашучы малтабарлар. Алар балалар һәм үсмерләр арасында фото, рәсем төшерү буенча даими рәвештә иҗади бәйгеләр оештыра, җиңүчеләргә күркәм бүләкләр тапшыра. Район хакимияте тарафыннан үткәре­лү­че бәйгеләргә аларны хөкемдарлар сыйфатында чакыралар.

Гөлназ һәм Илдар хәйрия кебек изге гамәл хакында да онытмыйлар: Дүртөйле районының Иске Баеш картлар һәм инвалидлар йорт-интернатына елына берничә тапкыр барырга тырышалар, анда яшәүче әби-бабайларны, балалар һәм үсмерләрне күчтә­нәчләр белән сөендерәләр. Быел да Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Арслановлар Иске Баешка барып килде, бу юлы башка бүләкләр арасында интернатта яшәүче өлкәннәр өчен — безнең “Тулпар”, ә балалар өчен “Әллүки” журналларына киләсе яртыеллыкка подписка да бар иде.
Йорт-интернат хезмәт­кәр­ләре анда гомер кичерүче өлкәннәр һәм балалар исе­меннән ихлас рәхмәтен җит­керде, журналларның алар өчен зур рухи күчтәнәч булуын ассызыклады. Ни дисәң дә, коронавирус пандемиясе чорында йорт-интернат ябык режимда эшли: бирегә беркем керми, анда гомер кичерү­челәр дә, аерым очраклардан башка, беркая чыгып йөрми.
“Әллүки” һәм “Тулпар”га Арслановлар Дүртөйле шәһә­ренең Балалар һәм үсмерләр социаль приютын да яздырды. Әфарин мондый изге күңелле шәхесләргә!
Илдар Талха улы һәм Гөлназ Рафаил кызы, булдыклы эшкуарлар булу белән беррәттән, матур гаилә пары да. Күрше-күләнгә, туган-тумачага үрнәк булып, гөрләтеп дөнья көтәләр, ике бала тәрбиялиләр. Уллары Тимур Республика инженерлык лицеенда 10нчы сыйныфта белем ала, төгәл фәннәр буенча республика гына түгел, ил күләмендәге олимпиадаларда даими уңышларга ирешә. Кызлары Эмилия — Дүртөйленең Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясенең 4нче сыйныфы укучысы. Ул сәнгать мәктәбендә дә белем ала, оста бии.

— Киләчәккә планнарыбыз бихисап, — ди әңгәмәдәш­лә­рем. — Заман белән бергә атлап, һөнәри үсешебезне дәвам итү, фото сәнгатен пропагандалау максатында иҗади бәйгеләр оештыру.
Бернинди авырлыкларга карамастан, мәкаләм герой­ларының эшләре һәрчак гөр­ләп барыр дип ышанам, чөнки күңелләре — изгелектә, гамәл­ләре саваплы аларның.

Фото: Илдар Арсланов.
Автор: Миләүшә Латыйпова

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей