Күңелен биреп эшли

Терлекчелектә бар һөнәрләр дә кирәк, әмма ясалма орлыкландыру технигы аерым исәптә.

Шушы юнәлештәге эшләренә тугры белгечләр булган хуҗалыкларда маллар санын арттыру буенча эш югары дәрәҗәдә алып барыла, яшь малларны саклап калу тәэмин ителгән, савым һәм артым күрсәткечләре дә яхшы.

Ясалма орлыкландыру технигы һөнәренә кыска вакыт эчендә өйрәнү мөмкин түгел. Монда күнекмәләр һәм белем таләп ителә, моннан тыш малларны яратырга, аларны кайгыртырга, аларга көндәлек күзәтү алып барырга, шулай ук эшеңне берничә ай алдан планлаштырырга кирәк. Барлык шушы сүзләр дә “Базы” җәмгыятенең Уйбулат фермасындагы белгеч Илгиз Гыйләҗевның үз вазифасына булган карашын күрсәтеп тора. Ул 37 ел терлекчелек тармагында хезмәт сала. Белеме буенча ветеринар табиб Илгиз Сираҗетдин улы башта үз белгечлеге буенча, аннары ферма мөдире булып эшли. Соңгы 24 елын шушы ике һөнәрне дә белеп башкара. Аның карамагында 479 баш сыер малы исәпләнә. Маллар санын арттыруда нәтиҗәле эшчәнлек өчен ясалма орлыкландыру пункты бар, ул орлык саклау өчен җиһазлар һәм кирәкле инструментлар белән җиһазландырылган. Уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен шәхси сыйфатлар да мөһим роль уйный. Мәкалә героемның төп сыйфатларының берсе – тагы да яхшырак эшләргә омтылу.

–Хезмәтемне күңел биреп башкарам. Уңышларга ирешәбез икән, минем хезмәт хакым гына түгел, ә барлык фермада эшләүчеләрнең һәм хуҗалыкның да иминлегенә бәйле, – ди Илгиз Сираҗетдин улы.

Аны үз эшенең остасы, диләр хезмәттәшләре дә. Тәҗрибәле белгеч, фермада алыштыргысыз кеше, дияргә мөмкин. Үткән елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Илгиз Гыйләҗев иң яхшы ясалма орлыкландыру техникларының берсе дип танылды. Менә шундый югары бәягә ул тырыш хезмәте белән иреште.

Гөлүсә Хуҗина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей