Күчтәнәчкә — 100 килограмм бал

Балдан да шәбрәк күч­тәнәч булуы мөмкинме? Үзе татлы, үзе файдалы! Яңа­выл районында яшәүче Виктор Новокрещенов та шулай уйлый. Якташлары, иганә­челәр, эшкуарлар Украина­ның Донецк һәм Луганск өлкәләрендә яшәүче­ләргә ярдәм оештыргач, ул күчтәнәч итеп 100 килограмм бал җибәрә.

— Белсеннәр башкорт балының тәмен, — ди ул. — Ә икенчедән, сугышны күралмыйм. Безнең әтиләр, дәү әтиләр тынычлык өчен күпме кан түкте, ә Украина халкы атыш, шартлаулар астында яши. Башкортстаннан килгән татлы күчтәнәч аларның кәефен бераз булса да күтәрсә, мин шат булачакмын.

Менә шундый кеше ул Виктор Петрович. Бал кортлары белән начар күңелле кеше булаша алмый, дию­ләре дөрестер инде. Умартачыларның кайсысын гына мисалга алсаң да, киң күңелле, ачык, эшчән кеше­ләр. Виктор да кечкенәдән эшләп үсә, аның әти-әнисе һәрчак умарта тоткач, ул бәләкәйдән үк бал кортлары белән бәйле мәшәкатьләрне белеп-күреп үсә. Инде үзе тормыш корып, эшли башлагач, “Урал” мотоциклына дип акча җыя. Тик совет чорында техника сатып алу бик катлаулы була, һаман чират җитми. Көтә-көтә түземлеге беткән нефтьче тота да мотоцикл урынына бал кортлары һәм кирәкле җиһазлар сатып ала! Транспортсыз калса да, бу адымы өчен ул беркайчан да үкенми.

— Комсыз булырга кирәкми, мин иң күбе 40 баш умарта тоттым, безгә җитә иде. Аларны бит яхшы итеп карарга да кирәк. Төрле чаклар булды, сиксәненче елларда корт чире таралып, бик күп кешеләрдә умарталар кырылып бетте. Без корт тот­кан башка иптәшләр белән кортларны саклап алып калдык. Нәрсә генә эшләмәдек ул вакытта?! Хәтта эссе мунчага алып барып, умарталарны, кортларны пар белән эшкәрттек. Шөкер, саклап алып калдык. Тәҗрибәле умартачылар Виктор Зворыгин белән Василий Шабардин ярдәм итте. Зворыгин — Яңавыл­ның данлыклы умартачысы, заманында ул СССРда бал алу буенча чемпион булды, аның сурәте әлегә кадәр ВДНХда эленеп тора. Бал кортлары тотуда шундый уңышларга ирешкәне өчен шул вакытта ук “УАЗ” машинасы белән бүләкләнгән кеше ул. Мондый машина совет чорында районда гына түгел, республикада беренче булгандыр әле! — дип, коллегаларын мактый Виктор Петрович.

Бал кортлары тотучылар сәламәт була, озак яши, диләр. Бу сүзләрдә, чыннан да, хаклык бардыр. Җит­мешне куып килүче Виктор Петрович әле дә актив, тырыш: рәхәтләнеп бакчасында эшли, кортлары белән мәш килә.

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей