КРАЙНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕНДА – ЗУР КҮРГӘЗМӘ

11 октябрьдә билгеләнгән Республика көненә һәм районның 90 еллык юбилеена багышлап, районның крайны өйрәнү музеенда зур күргәзмә оештырылды. Анда районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең милли асылын һәм мәдәниятен чагылдырган экспозицияләр – киездән эшләнгән, бәйләнгән һәм чигелгән кул эшләре, киемнәр, көнкүреш әйберләре, милли киемдәге курчаклар музейга килүчеләрнең игътибарын тәү караштан ук җәлеп итеп тора. Чакмагыш үзәкләштерелгән китапханәсе коллективы әзерләгән стендларда һәм күргәзмәләр өстәлендә районыбыз тарихын чагылдырган бай эчтәлекле материаллар, билгеле якташларыбызга багышланган китаплар урын алган. Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче яшь рәссамнарның туган якка багышланган сурәт-картиналары да күргәзмәгә ямь биреп тора. Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм гимназиянең фотосурәтләр стендлары, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе яшь спортчыларының казаныш-җиңүләрен күзалларга ярдәм иткән фотоматериаллар һәм кубоклар стендларын да бирегә килүче һәр кеше кызыксынып карады.
Музейның үзәгендәге күргәзмәдә алдынгы авыл хуҗалыгы булып танылган районыбызның шушы тармактагы һәм сәнәгать өлкәсендә ирешкән казанышларын, төрле еллардагы үсешен чагылдырган материаллар һәм экспонатлар, кубоклар, Дипломнар урын алган. Бу залда шулай ук агымдагы елда билгеләнгән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 75 еллыгына багышланган, безнең район җирлегендә туып үскән Советлар Союзы Геройларының, сугыш юлларын үткән якташларыбызың тормыш юлы турында бай мәгълуматлар тупланган күргәзмә материаллар да зур урын били. Күргәзмә үзәгендә урнаштырылган Балалар иҗат үзәге коллективының экспозициясе тәү караштан игътибарны яулый.
Кыскасы, бу бәйрәм көннәрендә крайны өйрәнү музеена килүчеләр бай эчтәлекле, район тормышының барлык юнәлешләрен дә чагылдырган күргәзмә материаллар белән танышып, 90 еллык бай тарихка ия булган районыбыз казанышлары белән горурлана ала.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей