Көзге басу эшләре

Хәзерге вакытта район кырларында шикәр чөгендерен казып  алу тәмамланып килә.

Авыл хуҗалыгы бүлегенең  диспетчер  хезмәтеннән алынган мәгълүматтан  күренгәнчә, 17 октябрьгә  барлыгы 2531 гектардан 90608,7  тонна татлы тамыр  казып алынды. Бу барлык мәйданның 96,4 проценты дигән сүз, уңышы гектарыннан 358 центнер тәшкил  итә. Иң югары күрсәткеч “Победа” хуҗалыгында – 538,57 центнер! “Базы”, “Байбулат” җәмгыятьләрендә, “Октябрь”, “Победа” хуҗалыкларында эш  төгәлләнде, Үзәк МТСның  Хуҗин  исемендәге бүлекчәсендә 18, крәстиян-фермер хуҗалыкларында 107 гектар  мәйданда татлы тамыр  калып  килә.

Белгечләр әйтүенчә, татлы тамырның  шикәрлелеге яхшы, шикәр заводына исә 68247, 7 тонна озатылган.

Ленин исемендәге, “Победа”, крәстиян-фермер хуҗалыкларында, Үзәк МТСның “Знамя” һәм Хуҗин  исемендәге бүлекчәләрендә көнбагыш уруны тәмамладылар. Бу культура районда 3681 гектарда игелде, шуның  2818 гектарыннан  уңышы җыелды. Эш  дәвам итә.  Уртача уңыш  әлегә бер  гектардан  18,37 центнер.

Кукуруз кырларында да җанлылык хөкем сөрә. Аны “Герой”, “Заря”, “Победа” хуҗалыкларында, “Байбулат”, “Юлдаш” җәмгыятьләрендә  силоска җыюны төгәлләделәр. Әлегә эш  фронты “Базы” җәмгыятендә, “Алга”, Ленин  исемендәге, “Октябрь” хуҗалыкларында дәвам итә.

Елның  мул уңышына сөенеп, район  игенчеләре 2019 ел  уңышы турында хәстәрләп, җир  эшкәртү белән дә  мәшгульләр.  Төп  эшкәртү 40575 гектарда башкарылган, шул  исәптән туңга сөрү – 23614 гектарда. Белгечләр туфракны тирән эшкәртергә  һәм сөрү катламын  тирән алып  барырга киңәш  итәләр, бу киләчәк уңыш  өчен дым  запасы туплап  калуга ярдәм итәчәк

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей