Корыч аты җигүле (Бураевский район)
26 июня 2019
Ел әйләнәсенә трактор кабинасыннан төшмәгән механизаторлар була. “ Колос” җәмгыятендә көч салучы Данил Ахраров та шундый корыч ат йөгәнләүчеләрнең берсе. Ул язгы чәчү мәшәкатьләре вакытында һәм мал азыгы хәзерләгәндә, аннары ашлык урагында басуда эшләсә маллар җәйләүдән кайтуга, көзгелектә һәм кышын фермада терлекчеләргә ярдәмләшә. Тормыш иптәше, савучы Инзилә белән икәүләп туган хуҗалыкларының иктисадын ныгытуга лаеклы өлеш кертүче гаилә Әҗәктә хөрмәтлелер исәбендә.