Корыч аты һәрчак җигүле (Бураевский район)

Өч дистә елдан артык корыч ат йөгәнләгән Вәдис Хәлиуллинның (рәсемдә)техникасы һәрвакыт көйле эшли.

Ул МТЗ 82.1 тракторына тагып эшли торган авыл хуҗалыгы машиналарын биш бармагыдай белеп, техник яктан сыйфатлы ремонтлап куйгач басуда ватылып ятмый.  “ Ахунов “ шәхси предприятиесе ндә, 110 гектарда чабылган күпьеллык үләннәрне соңгы көннәрдәге  явымнарга кадәрле рулоннарга төреп җыйнап эшне төгәлләде.

Икенче көнгә аларны трактор арбасына төяп ферма ихатасына ташыды. Бу көннәрдә ул арыш чәчүдә көч сала.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей