«Корыч ат»ларның биле ныклы (Бураевский район)

«Кама» хуҗалыгында көч салучы механизаторлар үзара ярдәмләшеп эшли

Биредә шунысы күңелгә ятышлы, техника төзекләндергәндә аларны синеке-минекенә аерып тору юк. Язгы басуда эшлисе техника төзеклеге өчен җаваплы белгеч, үзе дә берничә дистә еллар корыч ат йөгәнләгән Фәдис Гәрәев барысы белән дә уртак телен таба. Бу көннәрдә иртә язда дым капларга чыгасы ДТ-75 тракторында Данил Шәйхетдинов белән Әмирҗан Тимершин, Т-150 К да культивациядә җир йомшартасы Җәүдәт Әмиров, иртә культуралар чәчәчәк хезмәт ветераны Вәрис Вәлиевның техникасы инде әзерлек сызыгында. Алар бүген берничә көннән чәчүлекләрне кәтүкләүгә чыгасы Камил Фәрхетдиновка ярдәмләшә.   Үткән җәй һәм көз айларында ул бу МТЗ-82  тракторында мал азыгы хәзерләүдә, аннары уҗым культуралары чәчүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән иде. Корыч атларын сыйфатлы ремонтлаучы игенчеләрнең бу елда да сынатмаячагына ышаныч зур.

– Техника белән проблема юк. Планлаштырылган күләмдәге эшләрне атнадан артык вакыт эчендә башкарып чыгарга тулы мөмкинлек бар. Әлегә ягулык майлау материалларын туплау хәстәрләнә. Эшнең менә бу ягы авыррак, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәиф Галләмов. Әмма хәл ителмәслек түгел.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей