Корбанга чалынасы мал нинди булырга тиеш?
06 июля 2022
Тиздән Корбан гаете җитә. Күпләрне борчыган сорауга җавап эзләдек.
Бу уңайдан түбәндәгеләрне истә тотыгыз.
Корбанга чалынасы малның:
– бер күзе дә сукыр булмаска;
– аягы аксамаска;
– колаклары тулысынча киселмәскә;
– тешләре коелмаска;
– койрыгының яртысыннан күбрәге киселмәгән булырга;
– имчәкләре үз урынында булырга;
– талчыккан, хәлсез булмаска;
– тумыштан колаксыз яки койрыксыз булмаска;
– чирләмәскә;
– нәҗескә буялмаска тиеш.