Корал эшли, егет мактала (Бураевский район)

Бу канатлы сүзләрне Артур Саяпов хакында әйтергә була. Яшь кеше Борайдагы “Урожай” җәмгыятендә көч салып үзен яхшы эшләре белән күрсәтүчеләрнең берсе. Ул кышын , җәен фермадагы саву аппаратларын, сөт суыткычны һәм башка корылмаларны төзек эшләтү өчен җаваплы.

Әлеге хезмәтен ул зур җаваплылык тоеп башкара. Чөнки сөт җитештерү һәм аның югары сыйфатлы булуы, сыерларның вакытында савылып көтүгә чыгарылуы (рәсемдә) Артур Саяповның осталыгына да бәйле.  

Ел әйләнәсенә сөт җитештерүдә өзеклекләргә юл куелмый икән, димәк электр  көче ярдәмендә эшләтелүче корылмалар төзек эшли. Моның өчен җаваплы белгече аны төгәл, техник таләпләргә ярашлы башкара дигән сүз.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей