Көннәр кояшлы торганда...

Кемдер өчен май бәйрәмнәре ял көне булса, игенчеләр өчен бу иң җаваплы чор - җирдә җитәрлек дым, һава торышы да кояшлы булганда сабан һәм башка культураларны тиз арада чәчеп калырга кирәк.

Куәтле техника

Кырмыскалы районындагы Артур  Нургалиев җитәкчелегендәге “Шәйморат” фермер хуҗалыгында да эшләр тулы куәткә бара. Басуга ике агрегат чыгарганнар, озакламый өченчесе дә кушылачак. Фермер билгеләвенчә, быел чәчү башланыр алдыннан яңа техника – куәтле Massey Ferguson тракторы сатып алганнар.  Бу тимер атны хуҗалыкта байтак еллар эшләүче  Петр Железогло “йөгәнләгән”. Эшнең тәүлек әйләнәсе алып барылуын исәпкә алганда, аңа Сергей Махров ярдәм итә. Әйткәндәй, әлеге заманча техникага идарә итәсе дә юк. Ул навигатор белән җиһазландырылган. Кыскасы, чәчү спутник аша башкарыла. Чынлап та, техника үзе китеп бара, басуның читенә барып җитәкәч, борылганда гына механизатор рульгә тотына. Югары җитештерүчәнле 6 метр киңлектәге “Амазоне” чәчкече дә җирне сөрми генә турыдан-туры чәчәргә мөмкинлек бирә. Әйткәндәй, Артур Ирек улы билгеләвенчә, соңгы елларда алар яңа технологияләр кулланырга тырыша. Мәсәлән, басудан ашлыкны җыеп алгач, саламына кагылмыйлар. Ул үзенә күрә киләсе уңыш өчен ашлама сыйфатында файдалана. Хәзер элеке вакыттагыча терлекчелек фермалары  булмагач, басуларга тирес кертү юк дәрәҗәдә. Шуңа да калган салам череп, ашлама рәвешендә хезмәт итә.

Яңа культура

Яңа технологияләр турында сөйләгәндә, хуҗалыктагы экспериментка тукталып китми мөмкин түгел. Агымдагы елда, Башкортстанда тәүгеләрдән булып, дайкон чәчеп карарга уйлыйлар. Бу тамыразык турында, бәлки, күпләр ишеткәне бардыр. Ул, башлыча, Кытайдан кертелгән һәм зур кишерне яки торманы хәтерләтә. Баш агроном Марсель Фәхретдинов билгеләвенчә, биредә аны “биологик сабан” сыйфатында файдаланырга ниятлиләр. Быел яз аны чәчеп, августта орлыгын җыеп алалар һәм тамыразык өчен янәдән утырталар. Ни өчен кирәк соң ул, дигән сорау туды миндә дә. Агроном аңлатуынча, киләсе елда ул үсеп, басуда калачак һәм киләсе уңыш өчен уңдырышлы җирлек булачак. Беренчедән ул череп, җирне микроэлементлар белән баета һәм шул ук вакытта йомшарта да.

Орлыкчылык юнәлеше буенча

“Шәйморат” фермер хуҗалыгы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Әлеге вакытта 3 мең гектар җирләре бар. Аның  900 гектарын уҗым культуралары били: бодай, арыш һәм вика. Агымдагы ел уңышы өчен хуҗалыкта сабан ашлыгыннан бодай, арпа, солы, техник культуралардан көнбагыш, рапс, җитен, кузаклы культуралардан борчак һәм соя чәчелә.

Шуныда билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалыкта узган елдан башлап җирне сөрми, турыдан-туры чәчүгә күчкәннәр. Без килгән көнне моңа кадәр җитен үстерелгән  басуда бодай чәчәләр иде. 50 гектар мәйданда супер элиталы “Злата” сорты урын алачак, ул бары тик орлык өчен салыначак. Шулай ук үзләренең “Экада 70” дигән сортларын да чәчәләр – ул 420 гектар мәйданны билиячәк. Арпаның да бер өлешен супер элиталы орлыклар тәшкил итә, ул 50 гектарга якын мәйданда урнаштырыла.  Менә инде берничә ел дәвамында шәйморатовлылар безнең яклар өчен чит культура – җитен үстерә. Табышлы культура булганлыктан, быел бу культура өчен 200 гектар мәйдан бүленгән.

Хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, киләчәктә алар тулысынча орлыкчылык белән генә шөгыльләнергә ниятли. Бу эшкә башлангыч салынган булган, ләкин коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, агымдагы елда уй-ниятләрен ахырына җиткерә алмаганнар.

Йолаларга тугрылык

Элек тә Артур Нургалиев җитәкчелегендәге хуҗалык язгы басу эшләрен “Беренче буразна” бәйрәменнән башлап җибәрә иде. Агымдагы елдагы үзенчәлекләрне исәпкә алып, мондый мөмкинлек булмады. Ләкин авылның имам-хатыйбы Әфкать хәзрәт Нигъмәтуллинны чакыртып, елдагыча чәчүне дога укып башлап җибәрделәр.

Эльвира Ямалетдинова.

Автор фотолары.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей