Көнгә 40 гектар (Бураевский район)

Байшады авылы басуларында көч салучы механизаторлар бер сменага шул кадәрле эш башкара.

Геннадий Гыйльмаветдинов җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгында булган техниканың барсы да төзек эшләп язгы кыр эшләрендә катнаша. Т-4 «Алтай» һәм ДТ-75 маркалы чылбырлы тракторларда механизаторлар Финат Хәкимов белән Ильбарт Хәйдаршин башта дым каплауда булды, анысын төгәлләүгә чәчү җирләре өлгерде.

Алар икесе ике агрегатта туктаусыз эшли, корыч атлары да вакытында техник карау, уходы ясалгач  басуда сынатканы юк. Орлык чыгаручы аталы-уллы Игорь белән Геннадий Гыйльмаветдиновлар чәчүчеләрне өзлексез материал белән тәэмин итеп торгач, хезмәт күрсәткечләре дә югары.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей