Көне елны туйдырыр чак

Авыл хуҗалыгында эшнең иң кызу мәле. Райондагы язгы кыр эшләре барышы белән танышу өчен авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рәмил Нуриәхмәтов эш сәфәре белән Борайда булды.  Ул  авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов озатуында «Салават» һәм «Колос» хуҗалыкларында чәчү  эшләре белән кызыксынды. «Колос» хуҗалыгы җитәкчесе Камил Галиев хуҗалыгында барган язгы  чәчү эше  белән якыннан таныштырды.  Чәчүне атна-ун көндә төгәлләү бурычы куелуын әйтеп китте.
Рәмил Нуриәхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен чәчүне билгеләнгән вакытта башкарып чыгарга чакырды. «Туфракта дым запасын саклап калу мөһим. Һәркайда технология буенча эшләү сорала. Республикада бер атнага якын коры, җылы һава торышы сакланачак. Шуңа күрә эшкә ныклап тотыну кирәк», – дип ассызыклады министр урынбасары.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей