Көн кадагында: районда кыр эшләре башланды

Көннәрнең бераз җылынуы, кар катыш яңгыр яву басуларны кардан арындырды һәм игенчеләргә планлаштырылганнан берничә көнгә алдан күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны карау эшен башлау мөмкинлеге бирде. “Базы” һәм “Байбулат” җәмгыятьләре, “Герой” хуҗалыгы, “Үзәк” МТС бүлекчәләренең механизаторлары “корыч атларын” беренчеләрдән булып басуларга алып чыктылар. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән 25 мартка алынган беренче мәгълүмат буенча, район буенча 336 гектар мәйданда күпьеллык  үләннәр тырматылды, 1932 гектарда уҗым культуралары тукландырылды. Аграрийлар  ел  уңышы астына минераль ашламаны җитәрлек күләмдә туплауны максат итеп  куйды. Әлегә район буенча 7 мең  тоннадан артык җир сые тупланды. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән әйтемне истә  тотып, соңгы елларда хуҗалыклар элиталы орлыклар сатып алуга йөз тота, авыл хуҗалыгы техникасы һәм тагылма агрегатлар инде күптән әзерлек сызыгына куелды. Игенчеләр, механизаторлар дүрт күз белән басуларда җирнең  өлгергәнен көтә. Әлеге изге  эштә бары тик уңышлар юлдаш булсын.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей