Комбайннар сынау үтте

Дүртөйле районының “Ленин” токымчылык заводы җәмгыятендә ашлык комбайннарының басуга чыгарга ни дәрәҗәдә әзер булуы тикшерелде. Бу чара биредә ел саен урак  алдыннан, әлеге мөһим кампанияне уңышлы һәм югалтуларсыз үткәрү максатында оештырыла.

Без барганда техник тикшерү үткәреләсе комбайннар тигез сафка тезелгән,  ә аларны хезмәтләндерүче егәрле, уңган механизаторлар техника янында кайнаша иде. Хуҗалыкның машина-трактор паркындагы тәртип, чисталык-пөхтәлек һәм барлык техниканың яхшы, төзек торышта булуы шунда ук күзгә чалынды. Комбайннарны кабул итү комиссиясе әгъзаларын — Ростехнадзор инспекциясенең район һәм шәһәр буенча секторы мөдире Рамил Хәйруллинны, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рузил Садыйковны шушы җитди сынауны оештыручылар — хуҗалык җитәкчесе Альберт Дәүләтбаев, баш агроном Ришат Гәрәев, баш инженер Ленар Кашапов ихлас сәламләп каршы алды.

Озакламый хуҗалыкта урып-җыю эшләрен башкарачак тугыз комбайн бер-бер артлы герметизация үтте, ягъни алардан салам катнаш ашлыкны комиссия алдында суктырып карадылар. Әлеге сынауны иң башта “Полесье” комбайнында Рөстәм Зарипов узды. Аннары механизаторлар Александр Максимов белән Ришат Сәмигуллин “Нива-эффект” комбайннарында, хуҗалыкта ветеринария хезмәткәре булып эшләүче, урак чорында исә кыр корабы штурвалы артына утыручы Хәлил Сәлмәнов ACROSS-550 комбайнында, агалы-энеле Рәсим һәм Рәсүл Басыйровлар “Нива-эффект” комбайннарында, Финарит Карамов VECTOR-410 комбайнында, элек “Дүртөйле” машина-технология станциясендә эшләгән, хәзер исә әлеге агропред-приятиедә хезмәт салучы Әлфир Фәтхлисламов “Дон-1500”, Фидан Вәлиев “Дон-1500 Б” комбайннарында сынау тотты. Комбайн астына җәелгән брезентка коелган гәрә-бәдәй бодай бөртекләре аларның берничәсендә бераз җитешсезлекләр булуын күрсәтте һәм ул кимчелекләр шунда ук бетерелде.

Аннары комбайннарның техник торышы тикшерелде, алардагы хәвефсезлек техникасы җиһазлары һәм аптечкалары барланды, механизаторларның таныклыклары яңартылган булу-булмавы тикшерелде.

Комбайннарны кабул итү комиссиясе әгъзалары ахырда җиңүчеләрне билгеләде һәм чарага йомгак ясады. Хуҗалык җитәкчесе Альберт Дәүләтбаев әлеге сынауда беренче, икенче, өченче урыннарны алган тәҗрибәле механизаторлар Ришат Сәмигуллин, Рөстәм Зарипов һәм Хәлил Сәлмәновны җиңүләре белән чын күңелдән котлады һәм аларга акчалата пре-мияләр тапшырды. Ул барлык комбайнчыларга да урып-җыю эшлә-рен мөмкин кадәр кыска вакытта уңышлы һәм, хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен үтәп, исән-имин башкарып чыгуларын теләде.

“Ленин” токымчылык заводы-җәмгыятендә оештырылган ашлык җыю комбайннарын кабул итү бәйгесе урындагы игенчеләр өчен зур сынау булып тора һәм ул ел саен исем өчен түгел, ә бик җитди рәвештә үткәрелә. Бу чараның тырыш хезмәт салып, тир түгеп үстерелгән яңа уңышны югалтуларсыз җыеп алырга булышлык итүен ленинлылар бик яхшы аңлый.

 

Рәфил Саматов, «Кызыл таң» гәзите, Дүртөйле районы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей