Кочаклашып, күккә аштылар...

Чын геройлыкка тиң батырлык күрсәтеп, дистәләрчә кешене коткарып калган Борай егете Марат Нуретдиновның да гомере Әфган җирендә өзелә.

“...Берничә сәгатьтән соң разведкага ниндидер ташландык кышлакны тикшерергә кушачаклар. Валераның хыялы чынга ашачак — ул бу бурыч билгеләнгән яшь лейтейнант-взводныйга эләгә. Кышлакка керер алдыннан Валера, башкалар үрнәгендә, күкрәк янындагы бәләкәй генә сумкасындагы граната боҗрасындагы “мыекларны” бөгәчәк. Соңгы мизгелдә төркемгә отбой бирәчәкләр. Ул аларны яңадан турайтып куячак. Соңрак янә: “Алга!”. Янә: “Отставить!”

Алюминий “мыеклар” сыначак, әмма Валера моны сизми дә калачак...
Дембельләр арасында торучы лейтенант аны нидер боерырга чакырачак. Аның янына килгәч, Валера автоматын муеныннан алып, аркасына күчерәчәк. Яшь лейтенант Валераның сумкасыннан нинди сәер тавыш килүен тиз аңлаячак. Ул училищены тәмамлап кына килгән, бу — аның тәүге операцияләренең берсе, тик аның тәҗрибәсе дә бер секунд эчендә нәрсә булганын аңларга җитәчәк.
Калган секунд бер мизгелне һәм мәңгелекне аеручы гамәлне кылырга җитә: лейтенант Валерага ташлана, аны куллары белән коча һәм гәүдәсе белән каплап җиргә ега...
Шулай итеп, яшь лейтенант белән яшь солдат кочаклашып мәңгелеккә күккә аша. РГДшканың бөтен көчен үзләренә алып һәм башкаларга гомер бүләк итеп...”
Бу юллар барыбызга да билгеле “1 Канал” алып баручысы, журналист, яугир-интернационалист, язучы Артем Шейнинның “Валера” дигән әсәреннән. Анда тасвирланган яшь лейтенант — якташыбыз, Борай районының Ваныш авылы егете Марат Нуретдинов. Якты дөньяда нибары 22 ел яшәп, үз гомере бәрабәренә дистәләрчә кешене коткарган һәм мәңгелеккә геройлар исемлегенә кертелгән гап-гади авыл егете.
Биш балалы тату, үрнәкле гаиләдә тәрбияләнеп үсә Марат. Әтисе — механизатор, әнисе фермада эшли. Бөтен балалар да кул арасына керү белән әти-әниләренә ярдәм итә башлый. 9-10нчы сыйныфларда инде егетләр үзләре колхозда эшли, бераз акча юнәтә. Үзен белә башлаганнан бирле хәрби булырга хыяллана Марат. “Мин генерал булачакмын!” — ди ул. Бә­ләкәйдән танылган полководец­ларның рәсемнәрен җыеп, альбомнар эшли, аларның батырлыгын өйрәнә. Сыйныфында алыштыргысыз политинформатор була, тарих белән җәмгыять белемен су кебек эчә.
— Класслары бик көчле иде аларның, — дип искә ала Маратның энесе Гемир. — Күпләре бии, баянда уйный иде, үз ансамбльләре бар, мәктәп комсоргы, учком рәисе дә алар сыйныфыннан. Марат учком рәисе булды. Артта калган, укырга яратмаган укучыларны чакырып тиргиләр иде. Шундый хокук бирелгән иде аларга. Мәктәп алар укыганда гөрләп тора иде, алар киткәч, сүнеп калган кебек тоелды...
Шулай да Маратның иң яраткан шөгыле — спорт, аерым алганда, чаңгыда шуу була. Ул — мәктәп чемпионы, район, республика ярышларында катнашучы. Сигезенче сыйныфтан соң егет Суворов училищесына барып карый, ләкин комиссия аны күз буенча үткәрми. Аннан кайткач, ике ел военкомат юлын таптый үҗәт егет һәм, унынчыны тәмамлагач, Новосибирск Югары хәрби сәяси гомумгаскәри училищега документларын тапшыра. Тәүге елны конкурстан үтәлми. Ул чорда хәрби булу бик абруйлы, хәрби училищеларга конкурс бик зур иде шул. Уфада бер ел училищеда укый, УМПОда эшләп йөри. Спорт белән җитди шөгыльләнә. Икенче елны тәки үз дигәненә ирешә: Новосибирскидагы хәрби училище курсанты булып китә. Дүрт ел укый. Аларның роталары Хәрби-десант гаскәрләре өчен офицерлар (политруклар) әзерләгән.
Хәрби училищеда да сынатмый Марат. Курсташлары хәтерендә ул тыйнак, аз сүзле, үз дигәнендә нык торучан һәм аңа ирешүчән, көчле ихтыярлы егет булып калган. Спорт буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Чаңгы спортына анда да ныклы игътибар бирелгән. Хәрби частьлар, хәтта хәрби округлар арасында шундый ярышлар булган. Катнашканнар. Җиңгәннәр. 24 рота арасында гел беренче урында булганнар.
1984 елның 7 июлендә чыгарылыш кичәсе булган. Анда Гемир да барган. Гаиләдә өч кыздан соң туган ике малай үзара бик нык дус, тату булып үскән. Чыгарылыш тантанасына Гемирның килүен абыйсы бик теләгән. Аннары Марат отпускыга авылына кайткан һәм августта Ташкентка киткән. Туган­нарының Маратны соңгы күрүе шунда булган.
Әфганстанда ул ике ел хезмәт итәргә тиеш була. “Әни, 50 яшеңә очып кайтып җитәм”, — ди ул, улының сугыш уты дөрләгән тарафка юллануына гаҗиз булган әнкәсенә. Әфган җирендә Марат тәүдә колонналарны озатып йөрүче ротага тәгаенләнә. Аннары дош­маннарның зур төркемнәрен эзләргә тиешле разведротага замполит итеп күчерелә.
— Хатларында бернинди зарлану, сукрану юк иде. Тирә-якта таулар, бернинди яшеллек, безнең яктагы матурлык юк. Таң алдыннан мәчетләрдә азан әйтәләр, безгә ул вакытта монысы да бик мәзәк тоела иде. Шулар хакында язганы хәтеремдә, — ди Гемир Хаҗетдин улы. — Коточкыч хәбәрне авылда әниләргә авыл Советы җиткергән, мин бу вакытта Уфада авыл хуҗалыгы институтында укып йөри идем. Фаҗига 17 декабрьдә булган. 22сенә кадәр исән булган абыем. 28е авылга кайгылы хәбәр килеп ирешкән. Миңа телеграмма салганнар. Ә миндә бу вакытта бернинди сиземләү юк. Тулай торакта Яңа елга әзерләнеп йөрибез. Кичкә таба алтылар тирәсендә җыендым да авылга кайтып киттем. Әтиебез 1977 елда үлеп, әни ялгыз калган иде. Бер апабыз кияүгә чыгып, гаиләсе белән авылга әни янына кайтты. Мәктәптә укыттылар. Һәм нәкъ 22 декабрь көнне аларның икенче балалары туды. Мин шул баланы күрергә диебрәк уйладым микән. Нәрсәгәдер ашкынып кайтып киттем инде. Район үзәгенә кайтып төшеп, урамнан китеп бара идем, безнең авылның йөк машинасы узып китте. Эх туктаталмый калдым, дидем. Маратның гәүдәсе шунда булган. Телеграмма тулай торакка мин кайтып киткәч килгән...
Гомерлеккә 22 яшьтә калган абыйсы — инде 60ны куган Гемир өчен һәрвакыт алга өндәүче, гаделлек, намус, изге бурыч төшенчәләреннән бервакытта да тайпылмаска өйрәтүче якты маяк. Бу көнне без аның белән батырлык темасына бик озак сөйләшеп утырдык. Граната чекасы өзелгән сәер тавышны ишеткән һәм моның нәрсәне аңлатуын белгән Марат читкә сикереп гомерен коткара ала иде бит. Ала иде. Ләкин ул алай тәрбияләнмәгән. Ата-анасы, мәктәп, училище аңардан чын кеше, чын герой тәрбияләгән. Үз гомере бәрабәренә бик күпләрнең җанын саклап калган каһарманга Советлар Союзы Герое исеме бирмәүләре дә сәер. Ул “Кызыл Йолдыз” орденына лаек булган. Шушы хакта сүз чыккач, “кешенең батырлыгын бернинди награда белән дә үлчәп булмый”, — дип кенә куйды Гемир.
Ләкин Марат Нуретдинов — герой. Меңнәрчә якташлары, авылдашлары, сыйныфташлары, туганнары аларның балалары өчен ул — чып-чын герой. Алар аның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән дә бик күп эшләр башкара. Әйтик, Борайда Геройлар аллеясында әфганлыларның барельефы бар. Туган авылында бер урамга Марат Нуретдинов исеме бирелгән. Бергә укыган сыйныфташлары, курсташлары аның исемен кадерләп саклый. Соңгылары Гемирны очрашуларына чакыра.
— Туганнан башлап бергә булгач, абыйның үлемен бик авыр кичердем, — ди Гемир. — Хәзер тынычландым дия алам. Зиратыннан туфрак алып Новосибирскида ул укыган училищега алып барып сиптем, аннан алып кайтып, зиратына салдым. Тынычлансын дидем, чөнки училищесын, командирларын нык ярата иде. Өч ел элек курс­ташлары очрашуында булдым. Бик матур итеп презентацияләрне эш­ләгәннәр, бөтен фотоларында да диярлек Марат бар иде...
Әфганстан...  Инде ничә дистә еллар тетрәнүсез телгә алынмаган дәһшәтле сүз бу. Бар халыкны сискәндереп, сагаерга мәҗбүр иткән, аналарның төн йокыларын качырган, илгә кургаш табутлар кайтарган коточкыч сүз. Сугыш... 9 ел 51 көн буе дәвам иткән сугыш...
Йөзләрчә сорау борчый күңелне. Бу сугыш кирәк идеме? Әфганстан сугышының илгә булган матди зыянын исәпләп чыгардылар, ә менә сугыш китергән кайгы-хәсрәтне, мәңге төзәлмәс җан газабын нинди саннарда күрсәтергә дә, нинди бизмәннәргә салып үлчәргә? Әйе, Әфганстан  сугышы безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Әфган мәхшәрен безнең илнең 520 меңгә якын сугышчысы кичеп чыкты.
Безнең республика террито­рия­сеннән чакырылган 9 меңнән артык солдат һәм офицер Әфганстан җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. Башкортстан бу сугышта менә дигән 343 егетен югалтты. 
Шуларның берсе — Борай районының Ваныш авылы егете Марат Нуретдинов. “Мин генерал булам!” — дип хыялланган иде ул. Генерал булалмады, ләкин 22 яшендә бик күп генераллар да булдыра алмастай батырлык кылып, кешелек тарихына Герой булып кереп калды!

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Борай районы.
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей