Киләсе ел уңышын кайгыртып (Бураевский район)

Авыл эшчәннәре бүгенге көн белән генә яшәми. Әлеге вакытта башкарыласы эшләр белән беррәттән, киләчәген дә хәстәрләргә кирәк. Уҗым культуралары малларны фуражлы һәм саламлы итү, язгы кыр мәшәкатьләрен берникадәр җиңеләйтү максатыннан чыгып чәчелә. “Кама” хуҗалыгы идәрәсе бу мөһим кампанияне бер төркем эшчеләренә йөкләгән иде. Чәчү агрегаты җитәкчесе Камил Фәрхетдинов белән Рамил  Шәймарданов кышлаучы культураны, планлаштырылган мәйданнарда һәм таләп ителгән вакытта чәчеп, эшне төгәлләде. Мондый тыгын чакта лаеклы ялда һәм хезмәт көчендә булганнарның ярдәме ярап куя. Элекке “Восток” колхозының уңган водителе Хәмитҗан Карамов төрле марка йөк машиналарында уңышлы эшләде. Бу  көздә ул Альберт Сафин белән чәчүчеләргә орлык чыгаруда көч салды. Басуларда кызу эшләр барган чорда ничек тыныч күңел белән өйдә ятасың, ди  хезмәт ветераны. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей