Кешене хезмәт бизи (Бураевский район)

“Урожай” хуҗалыгында көч салучы Рамил Ахмадишин машина трактор паркындагы күәтле корыч атларның берсен- КАМАЗ машинасын йөгәнли. Аның машина руле артына утыруына ике дистә ел  булып килә. Ул туган хуҗалыгында озак еллар эшләүче водительләрнең берсе. Яздан көз азагынача басуда төрле йөкләр-фермага мал азыгы, аннары ашлык урагында комбайннан ындыр табагына арыш, бодай, арпа һәм башкасын ташый.  Кышын ит комбинатларына мал тапшыру аңа кушыла. Менә шулай зур хуҗалыкның мәшәкате чыгып тора. Хезмәт ветераны машинасын төзек йөртеп бар эшне дә күңел биреп башкара.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей