Кешегә дә куркыныч белән яный

Кош гриппы – ул вируслы чир, кошларның аш кайнату органнарына, сулавына зыян сала, күпләп үлүгә китерә. 
Аны йоктырудан алып чир билгеләре барлыкка килгәнчегә кадәр 1дән алып 5 көнгә кадәр вакыт уза. Вирус авыл хуҗалыгы, киек һәм кешеләр яши торган торак янәшәсендәге кошларны зарарлый. Авыру һава-тамчы юлы белән, азык һәм йомырка аша күчә. Чир кошларны карый торган әйберләр, савытлар, кош түшкәләре, каурый, тизәк аша күчәргә мөмкин. Шулай ук кош-кортларны башка төбәкләрдән рөхсәтсез һәм ветеринария документларыннан башка гына сатып алып кайту, шулай ук йорт кошларын киек кошлар йөзгән табигый сулыкларга җибәрү чирне йоктыруга сәбәпче булып тора. Районыбыз территориясенә мәкерле чир үтеп керүгә юл куймас өчен, районның дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре кош гриппын профилактикалау таләпләрен катгый үтәргә киңәш итә. Кошлар белән бәйләнеш булганда шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү зарур. Әгәр су буйларында, ихаталарда  кошларның үлем очрагы булса, дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Йорт кошларының иммунитет ныклыгын тәэмин итү өчен ризыкларына минераль-витаминлы өстәмәләр, катнашмалар һәм башка өстәмә азыклар кушып торырга, биналарда чисталык булдырырга, һәрдаим чистарту һәм дезинфекцияләү ясауны киңәш ителә. Кош итен яхшылап пешереп һәм кыздырып кулланырга, чи йомырканы кулланмаска кирәк. Тиешсез сәүдә урыннарындагы билгесез, шулай ук ветеринария документлары булмаган тере кошларны һәм кош итеннән ясалган азык-төлекләрне кулланмаска кушалар.
 –Безнең районда хәл тотрыклы, әмма авыруның безгә дә килеп җитү ихтималы бар. Шәхси секторда үтәлергә тиешле кагыйдәләрне дә катгый саклауны таләп итеп йорт кошларының кыргый һәм синотроп кошлар белән элемтәсен булдырмаска кирәк. Кыргый кошлар – төп йоктыручылар. Агымдагы елда  Туймазы һәм Благовар районнарында килеп чыккан кош гриппының сәбәбе күчмә кошларда булуы ачыкланды. Домбровск, Коб-Покровка авылларында 116 мең баш кош-корт яндырылды. Октябрь башында Биш-Курай, Николаевкада үрчетелгән 10 мең 726 баш йорт кошлары юкка чыгарылып, бу авыллар карантинга  куелды. Шуңа күрә йорт кошларын читкә чыгармаска, мөмкин булганча ябык режимда асрарга, ятьмә, өстән япма, кыргый кошларны куркыту җайланмалары кулланырга. Җәен кош тотыла, ашатыла торган урыннарны, һичшиксез, рабица коймасы белән уратырга кирәк. Йорт кошын ашатканда, гадәттә, кыргый кошлар да килеп утыра, шушы контакт булмаска тиеш. Җәен тулысынча яба алмыйбыз, билгеле, кояш нурлары да кирәк, ләкин рабица челтәре белән чикләп була. Ачык сулыкка чыгару закон белән тыелмый, ләкин сак булырга кирәк. Шәхси хуҗалыклардагы кошларга ишегалдында су эчерергә, кыргый кошлар йөзгән ачык сулыкларга төшермәскә. Хуҗалыкта кыргый су кошларын тоту тыела. Атылган кошларны хуҗалыкта эч-башын алып, калдыкларын йорт терлегенә ашатырга ярамый, чөнки вирус ашказан-эчәк трактында күп җыела. Кош тизәген, тиресне биотермик ысуллар белән зарарсызландырып торырга кирәк. Шәхси гигиена булырга тиеш, махсус киемдә эшләргә, аннары кулларны сабын белән юарга. Йорт кошлары яши торган сарайларга чит-ятларны, хәтта күршеләрне дә кертмәскә. Хуҗалыктагы кошларны көн саен карап торырга. Чирле я үле кош күрсәң, суеп ашарга ярамый, ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кош гриппы куркынычы булу сәбәпле, кошларны вакытында сую хәерлерәк,– дип басым ясый Борай район ветеринария станциясенең эпизоотиягә каршы отряд начальнигы Илмира Нигъмәтуллина. 
Бу чир кош-кортка гына түгел, ә кешегә дә йогарга мөмкин. Чирле, һава-тамчы һәм гади юл белән (зарарланган ризыкларны ашаганда) авыру йоктырган кошлар инфекция тарату чыганагы булып тора. Вирус мал азыгы, йомырка, һәлак булган һәм үлгән кошларның түшкәсе, каурые, тизәге, аларны салган тартмалар һәм башка әйберләр аша да йогарга ихтимал. Кеше чирле һәм үле кошларны тотканда, термик эшкәртелмәгән ит һәм йомырка ашап та чир йоктырырга мөмкин. 
–Кош-кортның чирләвен түбәндәге билгеләр буенча белергә мөмкин: бу вакытта кошларда йокымсырау, хәлсезлек, төчкерү, хырлап тын алу, кикрикләре күгәрү, селәгәй агу, каурыйларның тырпаеп торуы, муен һәм тәпиләр хәрәкәтсез калу (паралич), башы һәм муены шешенү, эч китү күзәтелә, йомырканы азрак сала башлый яки бөтенләй салмый. Авыруның клиник билгеләре күренсә, шулай ук кош-корт кинәт күпләп үлсә, кичекмәстән районның дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк,– дип белдерә район ветеринария станциясе белгечләре.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей