Келәтләр буш булмас, дип өметләнәбез

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре барлык хуҗалыклар басулары торышын карап чыгып, көтеләчәк уңыш күләмнәрен бәһаладылар. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов та катнашты һәм аграрийларның хезмәтенә лаеклы бәһа бирде. Иң тәүдә муниципаль район хакимияте бинасының зур утыры  шлар залында киңәш корып, чараның маршрутын аныклап, артабан район биләмәләренә юнәлделәр. «Үзәк» машина технология станциясенең районыбыздагы филиалының “Знамя” бүлекчәсе басула  рычарада катнашучыларны иң беренче булып каршы алды. Җирләре яхшылап караулы, тиешенчә эш  кәртелгән, үсентеләрне тәрбияләү үзбиеклегендә булганча басулар торышы биредән үк яхшы тәэссоратлар калдырды. Чарада катнашучы филиал директоры Алмаз Мәмдух улы Йосыпов, бүлекчә управляющие Рушан Ревенер улы Усманов башкарылганнар турында таныш  тырып барды, һәр басуга характеристика бирде. Уҗым игеннәре дә, язгы культураларда барысында да яхшы тәэссоратлар калдырды. Имәнлекул тарафларында җаваплылыгы чикләнгән «Базы» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыяте басуларыда, һәр елдагыча, соклану гына тудыра. Барлык технологик таләпләр төгәл үтәлгән, яхшылап минераль ашламалар белән тукландырылган, вакытында гербицидлар белән корткычларга каршы эшкәртелгән барлык культуралар торышы көзен уңыш мул булачагына ышанычны арттыра. “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозы биләмәләрендә дә басуларның чит читләре чабылып чыгылган, рәт аралары тиешенчә эшкәртелгән, тиешле күләмдә ашламалар белән тукландырылган, гербицидлар сип  терелгән чәчүлекләр торышы канә  гатьләнерлек, дип табылды. Көзге һәм язгы, шулай ук техник культу  ралар, мал азыгы басулары – барысы да келәтләргә ярыйсы төшем керәчәгенә ишарә. Хуҗалык рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов та, баш белгечләр дә һәр сорауга җинтекле җавап биреп, эшчәнлекләре турында сөйләп үттеләр. Табигать шартлары артабан да уңай торуын, үстерелгәнне бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга мөмкинлек тудырылуын теләп, артабан кузгалдылар. “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозы басулары да матур күренеш тудыра. Һәркайда үсентеләргә хәстәрлекле караш күзгә ташлана, биредә дә чәчү технологияләре дә, корткычларга каршы эшкәртү дә төгәл үтәлгән, инде башакка тулышып килүче көзге культуралар да, ярыйсы ук күтәрелергә өлгергән язгылары да шулай ук уңышның яхшы булачагына өмет тудыра. Техник культуралары торышы да яхшы бәһа алды. Яшь хуҗалык рәисе Фәнис Радик улы Маннанов белән баш белгечләр урында һәр басуга характеристика биреп, килеп туган сорауларга җентекле җаваплар кайтардылар. Булган техника һәм кадрлар белән мал азыгы хәзерләүдә дә, уракта да сынатмаска ышандырдылар. Быел гына эшчәнлек җәелдерелгән җаваплылыгы чикләнгән “Чак  магышагропродукт” җәмгыяте биләмәсе – Яңа Мортаза авылы янындагы басулар да яхшы тәэссоратлар калдырды. Аның директоры Илшат Идгар улы Еникеев белдерүенчә, авыл халкы тырышып эшли, мөмкин булганча техника һәм җиһаз корылмалар алганнар. Бүген игенчелек белән шөгыльләнәләр, киләчәктә малчылыкка да тотынырга исәпләре зурдан. Җәмгыять басулары шулай ук яхшы уңыш белән сөендерер, дип өметләнәбез. Артабан машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсе басулары торышы белән дә канәгатьлек хисе белән чираттагы юнәлешкә юл тоттылар. Чарада катнашучылар сәфәрен “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы биләмәләре буйлап дәвам итте. Биредә дә басуларның һәркайсы яхшы торышы белән сөендерә – салынган хезмәт бушка китмәве күзгә бәрелеп тора. Барлык культуралар да тиешенчә тәрбия күргән, бигрәк тә көзге игеннәр торышы сокланырлык. Хуҗалык рәисе Альбирт Фидай улы Мусин һәм баш белгечләр шулай ук үзләренең эшчәнлекләре турында тәфсилле аңлатмалар биреп, килеп туган сорауларга анык җаваплар кайтарды. Мал азыгы хәзерләү биредә дә югары темплар ала бара, бер үк вакытта уракка төшәсе техника һәм келәтләрне дә әзерләп бетергәннәр. Кыскасы, октябрьлеләр дә чарада катнашучыларда яхшы тәэссоратлар калдырды. Җаваплылыгы чикләнгән «Базы» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыятенең Үрнәк, Киндеркүл, Аблай авыллары янындагы бригадасы басулары да бары соклану гына тудыра. Җәмгыятьнең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов та, шулай ук биредәге җитәкчеләр дә һәр басуда салынган хезмәт үзен тулысынча аклаячагын саннар белән дәлилләп тора. Гомумән, базылыларның быел гектар куәтен узган еллардагыдан ким булмасын өчен зур тырышлык күрсәткәне күзгә бәрелә. Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте биләмәләре дә яхшы тәрбияле басуларда күкрәп үсеп утыручы культуралар белән матур тәэссоратлар гына калдырды. Директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдиновның сүзләренә караганда, көсәкәйлеләр дә үз җирләрендә матур нәтиҗәлелеккә тырыш хезмәт белән ирешергә тырышып эшли. Салынган хезмәтнең бушка китмәве дә яхшы, әлбәттә. Көзен биредә дә келәтләр буш булмас, дияргә тулы нигез бар. “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү  кооперативы биләмәләре буйлап үткәндә дә яхшы тәэссоратлар гына калды. Хуҗалык идарәсе рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов кайсы басуда нинди культураларга өстенлек бирүләрен урында күрсәтте, башкарылган эшләрне атады. Монда да уңыш яхшы булачагына өмет зур, бары табигать шартлары гына комачаулык итмәсен. Чираттагы тукталыш “Базы” җәмгыятенең Рапат һәм Калмашбаш басулары чигендә булды. Метр ярымлы сабакта күренгән башаклар тулышуына караганда кимендә сиксәнешәр центнер уңыш көтеләчәк бодай басуында бергәләп фоторәсемгә дә төштеләр. Вадим Васильевич Соколов һәр басуда белгечләрнең һәм механизаторларның фәнни нигезләнгән эшчәнлек алып баруларын олы канәгатьлек белән белдерде, соклангыч күрсәткечләргә ирешү өчен күп тир түгәргә, зур матди ресурслар җәлеп итәргә туры килүен дәлилләде. Чарада катнашучылар җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте басулары торышыннан да канәгать калды. Яңа Бирде авылы янында басуда кукуруз һәм печән торышына бәһа бирделәр, Байбулат авылы янында люпен басуы да матур тәэссоратлар калдырды. Җәмгыятьнең башкарма директоры Валерий Вадимович Соколов өр-яңа чапкыч агрегатлары белән таныштырды, аның мал азыгы хәзерләүдә зур ярдәмче булачагын белдерде. Әлбәттә, бөртеклеләр чәчелгән һәр басуда да тәртип күзгә ташланып тора һәм алар да салынган хезмәт акланачагын дәлилләп тора. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Яңа Балтач авылы янындагы бодай басуы да, кукуруз плантациясе дә соклану тудырды. Идарә рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов белдерүенчә, көзге чәчүгә керешер алдыннан ук бодай басуын яхшы тәрбия биреп әзерләгәннәр, артабан да үз вакытында хәстәрләп торганнар. Нәтиҗәсе әнә күзгә бәрелеп тора: метр ярымлык озын сабакта тулышкан башаклар өлгерү алдында тора, рәт аралары да таза, корткыч бөҗәкләр дә күренми. Борчак уңышы да яхшы булыр, дип көтелә. Башка басулар да матур тәрбияле, алар да көзен буралар буш калмаячагын раслап тора. “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы басулары да тик соклану авазлары гына тудырды. Шулай ук җилдә чайкалып утырган биеккә күтәрелгән өлгереп килүче тук башаклар шаулавы, басулар өстендә сабантургайлар сайрашуы астында чәчүлекләргә хуҗалык идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһаповның аңлатмалы характеристикалары биредә дә мул уңыш вәгъдә ителәчәген күрсәтеп тора иде. Сәфәр шушы хуҗалыкның мал азыгы культуралары басуында тәмамланды. Биредә хакимият башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов күрелгәннәрне анализлады, бүгенге көндә тармакта барган хәлләргә тукталды, мал азыгы хәзерләү кампаниясен киңрәк колач белән җәелдерергә чакырды, башка эшләрне дә ашыктыру мөһимлеген искәртте, барысына да изге теләкләр җиткерде. Чыгышы ахырында ул махсус комиссиянең басулар торышын карап-тикшереп чыгуы һәм аның йомгаклары турында бәян итте. Язгы кыр эшләрен үзбиеклеген дә оештырып, иң яхшы нәтиҗәлелеккә (99%) ирешкән җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте (генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов) беренче урынга лаек булды һәм беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Икенче урынны 98% нәтиҗәлелек белән “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы (идарә рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов) яулады. Өченче урынга 97%балл туплаган “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (идарә рәисе Альбирт Рәис улы Мусин) лаек булды. “Победа” кооперативколхозына (идарә рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов) призлы урын өчен бик аз күләмдә баллар гына җитеп бетмәде. Башка хуҗалыклар да , һәммәсе дә 91 әр балл туплап, яхшы нәтиҗәлелеккә ирештеләр. Бүләкләр тапшырылып беткәч, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев йомгаклау сүзе белән чыкты. Ул һәр хуҗалыкта башкарылган эшләрнең һәммәсен чакмагышлыларның данлы елъязмасы битләрендә уелып калачак фидакарьлек, дип атады, соңгы берничә елдагыча, районыбыз быел да игеннәр уңышы буенча республикада иң алдынгы булачагына ныклы нигез салынуын раслады, һәммәсенә дә изге теләкләр җиткерде, авыл хуҗалыгы эшләрендә иң беренче хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. Бүген мал азыгы хәзерләү кызганнан-кыза бара, артабан уракка төшәргә дә күп калмады инде. Табигать шартлары комачаулык тудырмасын, барлык хуҗалыкларга да үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алырга, уҗым культураларын вакытында чәчеп, киләсе ел муллыгына да нигез салырга, келәтләр муллыгына ирешергә, малларны продуктлылыкны югалтмыйча исәнимин кышлатып чыгарырга язсын – кыскасы, бөтен изге өметләр аклансын, дип телибез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей