Катнашазык заводында эшнең тукталганы юк

Басуларда ашлык урагы тәмамланып, комбайннарны кышкы саклауга куйганнан соң да ындыр табакларында, ашлык киптерү урыннарында уракка бәйле мәшәкатьләр ярты кышка кадәр дәвам итә.  Бадрак катнашазык заводында әлеге вакытта сакка салынган ашлыкны күчерү, район халкы өчен катнашазык тартып бирү кебек эшләр  кайнап тора.  
Үткән җәй коры һәм эссе булса да, күп кенә хуҗалыклар ашлыкларын биредәге келәтләргә киптереп, сакка куелды.   Үз хуҗалыкларында киптергечләре булмаганнар өчен ул аеруча кирәкле һәм бу завод районның данын күтәрә. Чөнки бирегә күрше Калтасы, Бөре районнары хуҗалыклары да ялыныч белән килеп, ашлыкларын киптерә, малына катнашазыгын алып кайта.
–Алдагы  ел урагының тыгын буласын алдан чамалап, ашлык киптергеч һәм төяү машиналарын сыйфатлы төзекләндереп куйдык. Искергән заводны, аның келәт түбәләрен яңартып профнастилдан ябуда, йорт-ихатасын төзекләндерүдә коллектив зур көчен салды. Киләчәктә төзекләндерү мәшәкатьләрен тагын да дәвам итәргә дигән нияттә торабыз. Мондагы ир-егетләр бар эшкә дә оста, – ди завод директоры Илдус Гыйльмияров биредәге эшләр барышы хакында.
Махсус белемле Илдус Әмирҗан улы үзе дә биредә берничә төрле хезмәт башкара: ашлык кабул итеп, үлчәп, төгәл исәбен ала. Ашлык киптергече зәңгәр ягулыкта эшләтелә. Ашлык төяүдә машинистлар Илдус Галләмов, Александр Дементьев һәм ярдәмчеләре Марсель Сабиров белән Ирек Әхмәтгалиевлар бүгенге көндә дә ал-ял белән исәпләшми эшлиләр.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей