Картлык бит ул — язмыш бүләге

           Биттәге җыерчыклардан да нур сибелүнең сере нидә?

          Матур картаю һәркемгә дә бирелмәгән. Гомер елларында кичергән хәл-вакыйгалар, күңел байлыгы һәм халәте күз карашында, йөз-чырайда  торган саен ачыграк чагыла. Шуңа күрә җыерчыклар да берәүләрдә — ягымлы елмаюдан, ә башкаларда эчпошыргыч уйлардан һәм тормышка канәгатьсезлектән килеп чыга. Нәдһия Нуртдинованың карашы исә балкып тора! Йөзе 90 ел яшәү дәверендә кылган яхшылыкларыннан, зирәклегеннән һәм дөньяга карата булган тирән сөюеннән балкый.

          Ул Тәкәрлек авылында ишле балалы, гади генә гаиләдә туа. Тугыз яшендә, шул заманда кабул ителгәнчә, беренче сыйныфка укырга бара. 1942 елда дүртенче сыйныфны тәмамлый. Нәдһия бик яхшы укыса да, арытаба мәктәптә белем ала алмый: илдә сугыш бара, колхозга эшче куллар кирәк. Күрше Гөбелекөчектә җидееллык мәктәп була, әмма бердәнбер юл зират буйлап үтә һәм анда кешеләр югала яисә туңып үлә торган була.

           Нәдһия колхозда эшли башлый, үсә төшкәч, аны үлчәүче итеп куялар. Ә 15 яшендә ул башка яшьтәшләре белән бергә  урман хәзерләргә җибәрелә. Бу чорны ул елмаеп хәтерли. “Яшь, егәрле идек, ару-талуны белми хезмәт салдык, барысы да фронт өчен дип тырыштык”, — ди. Ә кичләрен яшьләр бергәләп матур итеп җырлап утыра, гармун көенә бии.

          Колхозда паспорт бирмиләр. Район үзәгенә эшкә урнашасы килгән кызга абыйсы Кәрам ярдәм итә. Нәдһия белешмә ала һәм Дүртөйледә азык-төлек сәнәгате тармагында эшли башлый. Бер елдан соң абыйсы аны дәваханәгә эшкә урнаштыра. Озакламый кыз бәби тудыру бүлегенә санитарка булып күчә. Дәваханәдә бик салкын була. Утынны санитаркалар үзләре яра, мичкә яга. Ә суны баштагы мәлдә — чишмәдән көянтәләп, арытаба ат бирелгәч, арба, чана белән алып киләләр.

          Кырыгынчы еллар ахыры була. Нәдһия типографиягә хәреф җыючы булып эшкә урнаша. Шул вакытта ул булачак язмышын очрата. Рәфкать Фаттаев, совет-япон сугышын үтеп, күптән түгел генә армиядән кайта. Бик белемле һәм акыллы егет була. Яшьләр өйләнешә. Хәстәрлекле Рәфкать, Нәдһиянең авыр хезмәт нәтиҗәсендә өзелгән тәүге йөклелегенең ачы тәҗрибәсен хәтердә тотып, ул йөрәге астында нарасыйларын йөрткән чакта аңа эшләргә кушмый. Бер-бер артлы Альмира, Альберт һәм Илдар дөньяга килә. Гаилә матур, иркен йорт сала. Тормыш ургылып тора, оныклар туа башлый. Мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрә.

           Тик язмыш гаиләгә сынау җибәрә. Исерек водитель гаебе белән киленнәре Светлана үлә, аның янында булган балалары могҗиза белән генә исән кала. Илдарның сабыйларына үзләренең барлык йөрәк җылысын картәнисе Нәдһия һәм картәтисе Рәфкать бирә. Вакыт үтә һәм аларның йорт бусагасын Нурлиза исемле бик мө-лаем кыз — Илдарның яңа хатыны атлап керә, ул ятим балалар Вадим белән Артурны ихлас сөю белән чорнап ала. Тиздән гаиләдә янә бер сабый — Рөстәм туа.

           Нәдһия Нуртдин кызы яраткан ире белән кырык җиде ел яши. Бу еллар җан-лы аралашу, актив хезмәт белән уза, сыер асрыйлар, берничә яшелчә бакчасы карыйлар. Зур гаиләгә он, шикәр һәм ярмаларны капчыклап кына алалар. Рәфкать Фаттай улы 72 яшендә вафат була. Берникадәр вакыттан соң уллары Альберт якты дөнья белән хушлаша. Нәдһия апа бу язмыш сынаулары алдында бөгелеп төшми. Балаларына һәм оныкларына юл күрсәтүче маяк булып яшәвен дәвам итә.

          Киленнәре турында ул балалары, җиде оныгы һәм унбер туруны хакында сөйләгән кебек, зур җылылык белән сөйли. Алар нәселендәге ир-егетләргә Рәфкатьтән иҗади талант тапшырылган — ул агач остасы булган. Ә киленнәре бианаларының күмәчләре һәм ашлары тәмлерәк була, аның куллары белән утыртылган гөлләр купшырак чәчәк ата, дип раслый.

           — Әниемнең фани дөньядан китүенә егерме ел инде. Үземнең барлык борчу-сагышымны бианам белән уртаклашам, ул — үз әнием сыман, минем беренче киңәшчем, — ди Нәдһияттәйнең килене Нурлиза Фаттаева.

 Тормыш юлында Нәдһия әби белән очрашкан һәркем аның турында зур хөрмәт белән сөйли.

            — Тормыш шундый ул: шатлык-куаныч та, күз яшьләре дә була. Әмма барысы өчен дә Ходайга шөкер итәм! Балаларым һәм оныкларым да, киленнәрем дә яхшы. Бәхетле мин! — дип елмая Нәдһия әби, күзләреннән нур бөркеп.

          Алсу Гайфуллина,  Дүртөйле районы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей